%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан

ТР ФАнең Ш.МӘРҖАНИ исем. ТАРИХ ИНСТИТУТЫ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ


Татар халкы, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте, Идел буе халыкларының этнографиясе буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр алып баручы фәнни-тикшеренү институты. Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Боерыгы белән 1996 елның 14 июнендә татар халкы һәм Татарстан тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне алга җибәрү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү максаты белән ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих, этнография, археология, иҗтимагый фикер тарихы һәм исламны өйрәнү, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр җыелмасы бүлекләре нигезендә оеша. 2002 елда институтка күренекле татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Ш.Мәрҗани исеме бирелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 16 октябре карары нигезендә институтны гамәлгә куючы вазыйфалары һәм вәкаләтләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырыла. 2014 елда институт бүлекләре – Милли археологик тикшеренүләр үзәге һәм Татарстан Республикасы археология музее нигезендә ТР ФАнең аерым бүлекчәсе – А.Х.Халиков исем. Археология институты төзелә.

Институт Татарстанның алдынгы гуманитар фәнни-тикшеренү үзәге, Россиянең танылган һәм абруйлы региональ үзәкләренең берсе, татар халкы һәм Татарстан тарихы, Евразия һәм төрки-татар цивилизациясе тарихын өйрәнүдә халыкара академик хезмәттәшлеккә нигезләнгән мөһим фәнни оешма булып тора. Институт составында 12 фәнни бүлек бар (2021 ел): Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге, яңа тарих бүлеге, иң яңа тарих бүлеге, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү бүлеге, милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, этнологик тикшеренүләр бүлеге, керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге, диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлеге, фәннәрара тикшеренүләр бүлеге, мәгълүмати технологияләр бүлеге, Кырым (2014 елдан) һәм Төньяк-көнбатыш (2015 елдан) фәнни үзәкләре. Штатта – 100 кеше, 2021 елның 8 февраленә хезмәткәрләрнең саны (читтән килеп эшләүчеләрне дә исәпкә алып) – 103 кеше, шуларның 78е (бүлек җитәкчеләре белән бергә) – фәнни хезмәткәр, 2 ТР ФА академигы, 16 фән докторы һәм 44 фән кандидаты.

Институт төрки халыкларның борынгы тарихыннан алып Татарстан Республикасы үсешенең хәзерге чорына кадәр фундаменталь һәм фәнни-гамәли тикшеренүләр алып бару белән шөгыльләнә, тарихи белемнәрне популярлаштыру буенча эш алып бара, урта һәм югары мәктәп, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең музей, архив учреждениеләре белән хезмәттәшлекне үстерә. Төп игътибар төрки-татар дәүләтләрененең үсеш үзенчәлекләрен һәм аларның дөньякүләм тарихи-мәдәни процесста тоткан урынын, XIX–XXI гасырларда Татарстан Республикасында дәүләтчелек, икътисад һәм мәдәният үсешен, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасын, исламның татар халкының тарихы һәм мәдәниятендәге ролен өйрәнүгә; Кырым татарлары һәм Кырым халыклары мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыруга, региональ һәм гомумроссия интеграциясе факторы буларак Татарстан Республикасының этномәдәни потенциалын ачыклауга, хәзерге заман этник процессларны, Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни бәйләнешләрне, татар халкының традицион матди һәм рухи мәдәнияте, татар педагогик фикере үсешен өйрәнүгә бирелә. Институт татар халкы һәм Татарстан тарихына караган мөһим чыганакларны ачыклау, фәнни эшкәртү һәм нәшер итү буенча зур эш алып бара.

Институтның фәнни-методик җитәкчелегендә Казан һәм Алабуга шәһәрләренең 1000 еллыгын исбат иткән нигезләмәләр әзерләнде. Институтның коллективы Татарстанның иң борынгы ике шәһәренә нигез салынуга 1000 ел булуны исбатлап кына калмыйча, Көнчыгыш Европада урта гасыр шәһәрләренең барлыкка килү һәм аларның үсеш вакытын билгеләү өчен универсаль характердагы комплекслы методик ысулларны да тәкъдим итте. Тарихчы һәм археологлар тарафыннан башкарылган фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә Казан Кремлен музей комплексы итеп үзгәртү һәм аның территориясендә музей-тыюлык ачу, аны ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү дә мөмкин булды (2000 ел). Казан шәһәренең 1000 еллыгын нигезләү буенча хезмәтләр циклын әзерләгән галимнәр коллективы фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды. Коллектив үткәргән тикшеренүләрнең социаль-мәдәни әһәмиятен Казан Кремленә бөтен дөньядан ел саен өч миллионнан артык турист килүе дә раслый.

2010–2014 елларда институт Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фонды белән берлектә Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу эшләренә фәнни-методик яктан консультацион ярдәм күрсәтү эшен башкарды. 2020 елда институт Казан шәһәренә Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемне бирүне документаль һәм фәнни яктан нигезләде.

Институт фәнни коллективының мөһим казанышларыннан берсе Россия Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятендә «Халыклар һәм мәдәниятләр» сериясеннән «Татарлар» коллектив монографиясен бастырып чыгару булды (2001). Әлеге тикшеренү татарлар турында тарихи-этнографик белемнәрнең иң тулы җыелмасы, ә хезмәтнең төп авторлары фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды. 2017 елда бу китапның яңартылган һәм киңәйтелгән басмасы дөнья күрде. Этник тарих һәм тарихи демография, традицион хуҗалык һәм көнкүреш, матди һәм рухи мәдәният, антропология, лингвистика һәм этносоциология буенча яңа чыганакларны җәлеп итү татарларның милли тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендәге фән үсешенең заманча таләпләренә туры килә торган яңа тикшеренү материаллары белән тәэмин ителгән китапны тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде.

2002-2014 елларда институтның фәнни-методик җитәкчелегендә «Борынгы заманнардан татарлар тарихы» («История татар с древнейших времен») дигән җиде томлы академик хезмәт әзерләнде һәм бастырып чыгарылды, аның эшендә Тарих институты, Россия Фәннәр академиясе учреждениеләре, якын һәм ерак чит илләрнең алдынгы фәнни үзәкләреннән 200дән артык танылган галим катнашты. «Борынгы заманнардан татарлар тарихы» Россия фәнендә татар халкы тарихын Евразия цивилизациясе контекстында б.э. кадәр III меңъеллыктан башлап Татарстан Республикасының XX-XXI гасыр чикләрендәге хәзерге торышына кадәр дәверне тасвирлаган беренче академик хезмәт. Әлеге фундаменталь уникаль хезмәт киң фәнни даирәләрдә танылу алды, ә Тарих институты коллективы исә 2016 елда әлеге фәнни хезмәтне әзерләгән өчен югары бүләккә лаек булып, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә ия булды.

2017 елда бу академик җиде томлы хезмәт инглиз телендә басылып чыкты. Татарларның тарихын борынгы заманнардан алып өйрәнү эше җиде томлык басылып чыкканнан соң да Институт коллективы тарафыннан дәвам ителә һәм даими тулыландырылып тора. 2016 елда Россия Федерациясенең аерым территорияләрендә яшәгән татарларның тарихын яктыртучы коллектив монографияләр – «Көнбатыш Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте» һәм Бөек далада яшәгән күчмә халыклар һәм урта гасыр татар дәүләтләре тарихына багышланган «Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы» хезмәтенең беренче томы басылып чыкты. Институт шулай ук татар халкының һәм Евразия төрки халыкларының күп гасырлык тарихын, аларның матди һәм рухи мәдәнияте казанышларын чагылдырган «Tartarica» атласлары сериясен әзерләде. Бу сериядә Россия һәм Берләшкән дәүләтләр берлегенең дәрәҗәле китап күргәзмәләре лауреатлары булган хезмәтләр – «Атлас Tartarica. Татарлар һәм Евразия халыклары тарихы. Татарстан Республикасы кичә һәм бүген» (2006), «Тартария атласы. Борынгы карталарда Евразия. Мифлар. Образлар. Пространство» (2006), «Тартарика. Этнография» (2008), «Bulgarica. Болгар цивилизациясе дәвере һәм киңлеге: Атлас» (2011), «Tartarica. Tatarlar ve Avrasya halklarinin tarihi. Tataristan cumhuriyeti: dünü ve bugünü» (2017, төрек телендә), «Tartarica. The History of the Tatars and peoples of Eurasia. The Republic of Tatarstan: yesterday and today» (2020, инглиз телендә) басылып чыкты.

Татарларның тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне киң җәмәгатьчелек арасында тарату өлкәсендә инглиз телендә «Tatar history and Civilisation» (2010) дигән коллектив хезмәтнең басылып чыгуы мөһим вакыйга булды. Оксфорд институты (Бөекбритания) белән берлектә «Дөнья тарихында Алтын Урда» коллектив хезмәтен (2016) бастырып чыгару, аны инглиз теленә тәрҗемә итү һәм Оксфордта тәкъдир итү (2017) институт эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәсе булды. Моннан тыш, институт эшендә Татарстан торак пунктлары тарихын өйрәнү мөһим урынны алып тора, аның нәтиҗәләре фәнни монографияләр сериясендә чагылыш таба: «Казан артындагы Ашыт җыены авыллары тарихы» (2017), «Тау ягы татар авыллары тарихы (Казан губернасы Чуел өязенең Акъегет волосте)» (2018), «Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы татар авыллары: мәгариф һәм мәдәният учаклары» (2019).

Кырым татарларының тарих, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре җыелмасын әзерләү һәм бастырып чыгару шулай ук институт эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. 2014-2020 елларда әлеге басманың 4 томы нәшер ителде: «Бакчасарай» (2016), «Бакчасарай районы» (2017), «Симферополь» (2018), «Иске Кырым» (2020). Институт ел саен берничә зур фәнни-гамәли конференция һәм форум үткәрә. Институт галимнәре Россиянең төрле төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге хезмәттәшләре белән тыгыз фәнни элемтәдә тора.

Институт, эксперт оешмасы сыйфатында, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарә органнары белән хезмәттәшлек итә. Кайбер хезмәткәрләр фәнни вакытлы басмаларның редакция коллегияләре әгъзалары булып тора, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча советлар эшендә катнаша. Институт тарафыннан ел саен берничә фәнни журнал һәм еллык басмалар чыгарыла: «Золотоордынское обозрение» (2013 елдан), «Крымское историческое обозрение» (2014 елдан), «Историческая этнология» (2016 елдан), «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» (2016 елдан), «Кряшенское историческое обозрение» (2015 елдан), «Средневековые тюрко-татарские государства» (2015 елдан). «Золотоордынское обозрение» журналы Scopus һәм Web of Science дөньякүләм мәгълүмат базаларында индексацияләнә.

Институт галимнәре Я.Г.Абдуллин, С.Х.Алишев, Р.Г.Әмирханов, А.Ш.Әсәдуллин, Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова, Г.Ф.Габдрахманова, А.Г.Галләмова, И.К.Заһидуллин, Д.М.Исхаков, А.Ш.Кәбирова, Е.П.Казаков, Р.М.Мөхәмәтшин, А.Г.Петренко, Р.Р.Салихов, Р.Г.Фәхретдинов, Ф.Ш.Хуҗин фәнни тикшеренүләрне үстерүгә зур өлеш керттеләр. Институт хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булды, шул исәптән Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (5 кеше), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе (3 кеше), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (9 кеше), 10 кеше медаль белән бүләкләнде.

Республикада бай тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү буенча тупланган тәҗрибә Татарстан фәненең тарих, Татарстан халыкларының рухи һәм матди мәдәниятен өйрәнү өлкәсендәге казанышлары турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Тарих институты Татарстанның алдынгы гуманитар фәнни-тикшеренү оешмасы, Россиянең танылган һәм абруйлы региональ үзәкләренең берсе буларак әлеге эшкә үзенең сизелерлек өлешен кертә.

Сотрудники: