%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
1010ee558dd26661cbabf8dbaea02abfa924928d
ТР ФАнең Ш.Мəрҗани исемендәге Тарих институтында «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында мөселман мәгарифе һәм татар тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл булып узды
22.12.2023

2023 елның 21 декабрендә ТР ФАнең Ш.Мəрҗани исемендәге Тарих институтында «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында мөселман мәгарифе һәм татар тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл булып узды. Ул күренекле мәгърифәтчеләр, мөселман дин эшлеклеләре Таҗетдин Ялчыгол һәм Зәйнулла Рәсүлевнең тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланды.

Түгәрәк өстәл эшендә Ш.Мəрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, Болгар ислам академиясе, РФАнең Дагыстан федераль тикшеренү үзәге галимнәре, әлеге шәхесләргә багышланган китап авторлары, төбәк тарихчылары катнашты.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашучыларны сәламләп, Ш.Мəрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р.Салихов Т.Ялчыгол һәм З.Рәсүлев кебек шәхесләребезнең мөселман мәгарифе үсешендәге рольләре, аларның татар тарихындагы эзләре турында сөйләде, дин галимнәре һәм мәгърифәтчеләрнең эшчәнлекләрен, иҗатларын өйрәнүнең бүгенге көндә зур әһәмияткә ия булуына басым ясады. Чарада З.Рәсүлевнең тормышы һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре - педагогик карашлары (Л.Р.Мортазина), З.Рәсүлев турында шәкертләре (А.Н.Хәсәнова), З.Рәсүлевнең Сәйфулла кади Башларов белән хат алышуы (М.Г.Шехмагомедов), Т.Ялчыголның тормыш юлы, әдәби иҗаты һәм эшчәнлеге – Х.Й.Миңнеголов, тормышына бәйле яңа материаллар (Я.Ф.Хөснетдинов), “Тәварихе Болгария” хезмәте (Э.К.Сәлахова), “Шәхесләребез” сериясеннән “Таҗетдин Ялчыгол” китабының язылу тарихы (И.Г.Һадиев), шулай ук “Камалия” мәдрәсәсе җитәкчесе М.-З. Камаловның тормышына бәйле яңа фактлар (А.Ә.Хасавнех), Троицк шәһәренең татар эпиграфик һәйкәлләре (В.М.Усманов), XVIII–XIX гасырларда Урта Азиядә татар дин әһелләренең нәкышбәндия остазлары (Р.К.Әдһәмов) кебек мәсьәләләр буенча эчтәлекле чыгышлар тәкъдим ителде, һәрбер тема буенча фикер алышулар булды. Фикер алышуларда Тарих институты галимнәре А.Г.Хәйретдинов, Д.З.Мәрданова, М.Р.Гайнанова, Ш.Ф.Садыйков һ.б. катнашты. 

  • 85de07e71fcf55745abce43b5bb02e1cac7952e9
  • 50583010f2c77eeac17b8c1add8f38367a93dc55
  • 45fb47da8e020b62a6534759d4d1ed8cbc012027
  • 19ee9a4ce66de5a445e2188a18bced129b7ca5b3
  • B0e06144693e3ab1a99ba7c5529d0a5ea47481a3
  • A8e453c7fa3a9993eb110352e58462df0f227e26
  • 5067724fddf84159fbadac8a5102e94b75cb51f5
  • E3e93517279157d59b37dea8e1fbe96bf9ba9493
  • Ade6273d164418ea62d59ae21596e72f075ed741