%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
1ca48f44b907cad88cb360c5ac080af77c2c65f7
Өлкән фәнни хезмәткәр Э.Сәлахова галим Г.Әхмәревнең 160 еллык юбилее уңае белән телевидение тапшыруында катнашты
18.01.2024

2024 ел – тарихчы галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәревнең юбилей елы. Ул 1864 елда хәзерге Яшел Үзән районына карый торган Татар Наратлысы авылында дөньяга килә. Гомерен укытучылыкка багышлаган Г.Әхмәрев укыту эшеннән кала, дәреслекләр дә яза. “Төрки әлифба” (2 кисәктә, 1910–1911), “Кыйраәте төрки” (2 кисәктә, 1911), “Гарәби әлифба” (1911), “Хөсне хат нәмунәсе” (1911) дигән китаплары мәктәпләргә дәреслек буларак әзерләнелә һәм бер-бер артлы дөнья күрә. Данлыклы “Болгар тарихы” һәм “Казан тарихы” хезмәтләре аны төрле төр чыганаклар белән эшләүче тарихчы итеп таныта. М.Корбангалиев: “Без аны милли тарихымызга нигез салучы чын татар мөәрихе [тарихчысы] дияргә җөрьәт итәмез, һәм дә исеме тарих сәхифәләрендә алтын кара белән язылып калырга тиешле мөхтәрәм бер зат, дия беләмез”, дип хезмәтенә югары бәя биргән.

Г.Әхмәревнең тормыш юлы һәм фәнни мирасы хакында институтның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова ТНВ каналында чыга торган “Манзара” тапшырунында мәгълүмат бирде. Тапшыру 22 гыйнварда эфирга чыгачак.

  • 76bdbf59358a9111db37a9b431185da4b16143a9
  • 16c419d979cfeff42a9551ca0c5538a5665d16a3