%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
7ebe0cbfd3f1e1a232ffe07f5b74c71b8f5a2a3b
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улына 50 яшь тула. Чын күңелдән котлыйбыз!
26.03.2024

Хөрмәтле Айнур Әхәт улы!

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм коллективы Сезне олуг бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итә!

Сез татар телен саклау һәм үстерүдә, телләр өйрәнүдә, тәрҗемәчелек эшенең актуаль мәсьәләләрен яктыртуда зур өлеш керттегез. Үзегезнең югары профессиональлеккә нигезләнгән күпкырлы эшчәнлегегез белән республикакүләм танылуга ирештегез. Максатчанлыгыгыз, актив тормыш позициягез, хезмәт сөючәнлегегез һәм намуслылыгыз белән зур ихтирам казандыгыз. Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең алдынгы проектлары  уңышлы гамәлгә ашырыла.

Алга таба да халкыбыз, илебезнең алгарышы, фән үсеше өчен  сезнең белән берлектә тагын да озак еллар бергә  хезмәт итәргә насыйп булсын.

Хөрмәтле Айнур әфәнде, Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә шатлыгы һәм эшегездә зур уңышлар телибез!