%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
3abb57f1b4158a2a2e8f1ad3ef21627a7a0c08e9
2024 елның 18 маенда ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар дин эшлеклеләренең Бөтенрусия корылтае кысаларында «Ш.Мәрҗани укулары» уздырылачак. Әлеге чара нигезендә «Татар имамнары – шәхесләр, язмышлар, әсәрләр» исемле түгәрәк өстәл үткәреләчәк
02.05.2024

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе
ТР ФА Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты
ТР ФА Исламны өйрәнү үзәге
Бөтендөнья татар конгрессы
РФ Мөселманнарының Диния нәзарәте
ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте
Болгар ислам академиясе
Мәскәү ислам институты
Россия ислам институты

2024 елның 18 маенда ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар дин эшлеклеләренең Бөтенрусия корылтае кысаларында «Ш.Мәрҗани укулары» уздырылачак. Әлеге чара нигезендә «Татар имамнары – шәхесләр, язмышлар, әсәрләр» исемле түгәрәк өстәл үткәреләчәк.

Түгәрәк өстәлдә күренекле имамнарның, дин белгечләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү һәм гавәмләштерү белән бәйле сораулар каралачак.

Фәнни чарада түбәндәге юнәлешләр буенча фикер алышулар көтелә:

– күренекле татар имамнары, дин белгечләре;

– татарлар арасында дин гыйлеме;

– имамнарның педагогик карашлары;

– имамнарның тормышына бәйле яңа материаллар;

– дин галимнәренең, имамнарның мирасын барлау, өйрәнү һәм нәшер итү.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 йорт, 232 нче бүлмә.

Башлана: 10.00 сәгатьтә.

Игътибар! Темаларыгызны islamoved@gmail.com адресына 03.05.2024 кадәр җибәрүегезне көтеп калабыз.