%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
E81487e677c96ae4ca451102843a59a93e8aa93b
2024 елның 18 маенда ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Бөтенрусия татар дин әһелләренең корылтае кысаларында «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» уздырылды
18.05.2024

«Шиһабетдин Мәрҗани укулары» чарасы нигезендә «Татар имамнары – шәхесләр, язмышлар, әсәрләр» һәм «”Россия Федерациясендә Ислам” энциклопедик сүзлеген әзерләү мәсьәләләре» исемле түгәрәк өстәлләр үткәрелде.

«Татар имамнары – шәхесләр, язмышлар, әсәрләр» исемле Түгәрәк өстәлдә күренекле имамнарның, дин белгечләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү һәм гавәмләштерү белән бәйле мәсьәләләр каралды. Түгәрәк өстәлдә ТР ФА ислам динен өйрәнү үзәге (Заһидуллин И.К.), Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының фәнни хезмәткәрләре (Сәйфетдинова Э.Г., Адыгамов Р.К., Хәйретдинов А.Г., Абдуллин Х.М., Сәлахова Э.К., Гайнетдинов А.М., Миңнуллин И.Р.), Россия ислам институты (Шәңгәрәев Р.Р.), Казан федераль университетының мөгаллимнәре (Алмазова Л.И., Сафиуллина-Ибраһимова Р.Р.), Апанай мәчетенең имам-хатыйбы (Нияз хәзрәт Сабиров), татар халкы тарихы һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган белгечләр (Амишов Р.И., Шарафиева Г.Б., Бадретдинов Р.Ф. һ.б.) чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл эше барышында Төркия президентына рухи сабак биргән татар остазы шәех мөршид Габделгазиз Бәккенә хәзрәтләре, Морад Рәмзи, Гатаулла Баязитов, Ризаэтдин Фәхретдин һ.б. мәшһүр дин галимнәренең карашлары, шулай ук татар халкы тарихында эз калдырган имам һәм дин әһелләренең эшчәнлекләре турында чыгышлар, фикер алышулар булды. Фәнни чарада күренекле татар имамнары, дин белгечләре тормышына бәйле яңа материаллар; татарлар арасында дин гыйлеме; имамнарның педагогик карашлары; дин галимнәренең, имамнарның мирасын барлау, өйрәнү һәм нәшер итү өлкәсендәге мәсьәләләр яктыртылды.

«”Россия Федерациясендә Ислам” энциклопедик сүзлеген әзерләү мәсьәләләре» исемле түгәрәк өстәлдә Хабутдинов А.Ю., Зайцев И.В., Макаров Д.В., Имашева М.М., Хабибуллина Г.Ю., Патеев Р.Ф., Гыйбадуллина М.Р., Хәбибуллин А.Ә. энциклопедик сүзлек әзерләү буенча барлыкка килгән актуаль мәсьәләләргә тукталып киттеләр. Фәнни чарада «Россия Федерациясендә Ислам диненә багышланган сүзлекне чыгару турында сорауларга җавап»; «XIX–XX гасыр башында Әстерхан губернасындагы татар мөселман руханилары турында яңа мәгълүматлар»; «Төньяк Кавказ һәм Россиянең көньягы: энциклопедик тасвирнамәдә ислам-христиан мөнәсәбәтләренең кисешүе»; «XX гасырның 80 нче елларында Төмән өлкәсендә Ислам «ренессанс»ы һәм үзенчәлекләре»; «Татарстан ислам мәгарифе системасы турында энциклопедиядә чагылыш табарга тиешле әһәмиятле мәсьәләләр», «Россия Федерациясендә Ислам» энциклопедик басмасында Сарытау өлкәсе мөселманнары тарихы гәүдәләнеше» исемле чыгышлар яңгырады.

См. Программа «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» 

__________________________

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе
ТР ФАнең Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты
ТР ФАнең Исламны өйрәнү үзәге
Бөтендөнья татар конгрессы
РФ Мөселманнарының Диния нәзарәте
ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте
Болгар ислам академиясе
Мәскәү ислам институты
Россия ислам институты

Бөтенрусия татар дин әһелләренең корылтае кысаларында
«Шиһабетдин Мәрҗани укулары»

«ТАТАР ИМАМНАРЫ – ШӘХЕСЛӘР, ЯЗМЫШЛАР, ӘСӘРЛӘР»

исемле түгәрәк өстәлнең

ПРОГРАММАСЫ

Казан, 18 май, 2024 ел

ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛНЕҢ РЕГЛАМЕНТЫ

18 май, 2024 ел (шимбә)

ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты
Казан, Батурина ур. 7, 232 бүлмә

10.00 – 13.00

Чыгышлар – 15 мин.

Сәламләү сүзе

Салихов Радик Рим улы – тарих фәннәре докторы, ТР ФА академигы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының директоры

Модератор:

Гыйбатдинов Марат Мингали улы – педагогика фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының директор урынбасары, Х.Фәезханов исем. Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе

Катнашучылар:

1. Сәйфетдинова Эльмира Гаделҗан кызы, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, М.Госманов исем. Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре
Золотоордынские богословы в трудах Шигабутдина Марджани

2. Заһидуллин Илдус Котдус улы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Ислам динен өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре
Татар руханилары һәм мөселманнарның петицияләр бирү хәрәкәтләре (XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башы)

3. Адыгамов Рамиль Камил улы, тарих фәннәре докторы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, Я.Абдуллин исем. Ислам һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре
Джадидизм глазами Мурада Рамзи: предпосылка к переосмыслению понятия

4. Абдуллин Хәлим Миңнулла улы, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, Яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре
Казан дары заводы мәчете имамы Габдрәкип Габделмөэминов һәм аның нәселе

5. Сәлахова Эльмира Кадим кызы, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, Яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре
Татар галимнәре белән хезмәттәшлек иткән Баһаветдин хәзрәтнең тарихи чыганакларны барлау һәм өйрәнүдәге эшчәнлеге

6. Гайнетдинов Айдар Марсиль улы, филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, Яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре
Ризаэтдин Фәхретдиннең “Шура” журналында биргән фәтваләре

7. Шәңгәрәев Роберт Рәшид улы, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институты, теология бүлегенең деканы
Петербург ахуны Гатаулла Баязитовның (1846–1911) татар халкы мәдәни потенциалын үстерүдә әһәмияте

8. Амишов Рәшид Ильяс улы, тарих фәннәре кандидаты, биограф, педагог, фән эшлеклесе
Ахун Гебделсамад Шәһидуллинның (1865–1928) тормыш юлы һәм эшчәнлеге

9. Хәйретдинов Айдар Гарифетдин улы, фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтын, Я.Абдуллин исем. Ислам һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең җитәкчесе
Төркия президентына рухи сабак биргән татар остазы: (шәех Габделгазиз Бәккенә (1895–1952) хәзрәтләре истәлегенә)

10. Миңнуллин Илнур Рафаэль улы, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының директор урынбасары
Ишаны глазами государственных органов ТАССР в 1920–1930-е гг.

11. Алмазова Ләйлә Ильдус кызы, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының доценты
Әхмәтзәки Сафиуллинның тәрҗемәи хәле: исламият даирәләре тарафыннан тасвирлануы һәм кулланылуы

12. Нияз хәзрәт Сабиров, тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчетенең имам-хатыбы
Апанай мәчете имамнарының татар халкының рухи мирасын һәм традицияләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлеге

13. Сафиуллина-Ибраһимова Резеда Риф кызы, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының доценты
Советлар чоры «идән асты муллалары»: дини белем бирү, рухи мохит тудыру ысуллары

14. Казаков Айдар Гарунович, учитель истории и обществознания филиала МБОУ «Бураковская СОШ» в селе Каюки Спасского муниципального района Республики Татарстан, краевед
История одного эксперимента в истории рода

15. Гайнуллин Рамиль Рашитович, директор муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском федеральном университете» Московского района г.Казани
Изучение наследия татарского педагога, великого просветителя Шигабутдина Марджани в школе

16. Шарафиева Гульбану Борисовна, учитель татарского языка и литературы муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Ш. Мәрҗани-татарның мәнге сүнмәс йолдызы

17. Бадретдинов Раджаб Фатхутдинович, педагог дополнительного образования муниципального бюджетного учреждения дополнительного образования «Центр внешкольной работы» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Актуальные вопросы преподавания уроков нравственности

Фикер алышу

 

 

  • Ce6dc3dfc10819fba8da3968780bfaa6be69fab0
  • 27aebe089ed1e72cb2f71784a24088b14ac5bc77
  • 0833fcf156ab7abd85e2725d94aa23d5b0dcdd3a
  • 7890e5cf77ccb87a24b7115949839be882c02d73
  • 125cdd5622b76e8e1e3fff1b32d0b0b0481ff40d
  • 358a63bfec2744d8998858a06a94ee268de22a25
  • 397478f09e57774aceff60180bbf3251338a910a
  • C7678f443550ccdc915ad7dd682b29ba67cee0e9
  • A203887658bb2ef2959fa588c5de9eb0a056b644
  • Ac1cc21efeed5e4ddddc9c77b29c1214c7d0f08b
  • 88b40276341e648d676b73fbd6b3e707f298065c