%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
A1ed71066b47cbc195baca114c1d4a666cec8f3d
Коллектив Института истории им. Ш.Марджани поздравляет президента Академии наук Республики Татарстан Рифката Нургалиевича Минниханова с днем рождения!
01.06.2024

Хөрмәтле Рифкать Нургали улы!

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы Сезне гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән ихлас котлый!

Сезнең данлы тормыш юлыгыз – үзе бер тарих һәм күпләргә үрнәк: техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының Цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты – болар Сез ирешкән дәрәҗәләрнең кайберләре генә. Яңарак кына Татарстан Фәннәр академиясе Президенты булып хезмәт итә башлавыгызга карамастан, Сез Татарстаныбызның фәнни-мәгариф өлкәсен ныгыту һәм үстерү, үзгәртү, шул исәптән тарих, тел һәм мәдәнияткә мөнәсәбәтле тикшеренүләр буенча инновацион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә бәйле зур эшчәнлек җәелдереп җибәрдегез, чын мәгънәсендә Академия тормышына яңа сулыш өрдегез.

Бүгенге көндә безнең Институтны яңадан Академия карамагына алуыгыз безнең өчен зур җаваплылык кына өстәп калмый, фәнни-эзләнү эшебезнең дөрес юнәлештә баруының бер дәлиле дә булып тора.

Сез, хөрмәтле Рифкать Нургали улы, Тарих институты белән һәрчак эшлекле элемтәдә торасыз, туган телебезне саклауда, татар халкының тарихын, рухи мирасын өйрәнүдә һәм милли үзаңын күтәрүдә зур эш башкарасыз. Уртак эшебез алга таба да уңышлы дәвам итсен, нәтиҗәле булсын иде дигән теләктә калабыз.

Бәйрәмегез белән котлап, Сезгә корычтай нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, тыныч тормыш, гаиләгезгә һәм якыннарыгызга иминлек телибез. Һәрвакыт шулай киң күңелле һәм милләт җанлы булып калыгыз.

  • 27777b88edb7abaf8b63c42896a1c87c3b57f51c