2024 елның 21 июнендә Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре А.М.Гәйнетдинов, Х.М.Абдуллин һәм И.И.Гайнуллин ТНВ телевизион каналында чыккан «Татарлар» тапшыруында катнашты
27.06.2024
27.06.2024
Тапшыруда Россия фәнни фондының 23-28-01705 номерлы проекты кысаларында башкарылган эпиграфик экспедицияләр һәм кабер ташларының 3D модельләрен төзү турында сүз барды. Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гәйнетдинов фәнни проектта катнашкан һәрбер галимнең вазифалары, башкарган эшләре турында сөйләде.
Проект вакытында булдырылган tatarstones.ru сайты турында киң мәгълүмат бирелде.
Тапшыруга сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=rZp-Mc_-h1U&list=PLZdaI5wEay2rHVGoGkJ7lDmB1rwGomf_c