Яңа тарих бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова «Ватаным Татарстан» газетасының «Асылташ» сәхифәсендә катнашты
05.07.2024
05.07.2024
«Милләтебезнең хәзерге асыл затлары – кемнәр, бүгенге заман туташ-ханымнары – нинди? «Асылташ» дигән cәхифәбездә әнә шул сорауга җавап табарга тырышачакбыз» – диләр оештыручылар.
Әлеге сәхифәнең 7 нче чыгарылышында татар хатын-кызларының төп сыйфатлары, стереотиплар, югала барган сыйфатлар, тарихи образлар һәм башка сораулар күтәрелде.
Сәхифә «Ватаным Татарстан» газетасындагы язма рәвешендә һәм видео-ролик буларак тәкъдим ителде.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/146101/