%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
77e577a511ab6cc2b6f00adfe5c6bd7acfebe6e4
Коллектив Института истории им. Ш.Марджани поздравляет академика-секретаря Отделения социально-экономических наук АН РТ, члена-корреспондента АН РТ, доктора педагогических наук Ахмадиеву Розу Шайхайдаровну с юбилеем!
13.08.2024

Хөрмәтле Роза Шәйхәйдәр кызы!

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы Сезне гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән ихлас котлый!

Сез Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен саклау һәм үстерүдә зур эш алып барасыз. Үзегезнең югары профессиональлеккә нигезләнгән күпкырлы эшчәнлегегез белән республика һәм Россиякүләм танылуга ирештегез. Максатчанлыгыгыз, актив тормыш позициягез, хезмәт сөючәнлегегез һәм намуслылыгыз белән зур ихтирам казандыгыз. Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең алдынгы проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Тарих институты да фәнни эшчәнлегегезне зурлап, сезгә олуг рәхмәтләрен җиткерә.

Алга таба да халкыбыз, илебезнең алгарышы, фән үсеше өчен Сезнең белән берлектә тагын да озак еллар бергә хезмәт итәргә насыйп булсын.

Хөрмәтле Роза ханым, Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә шатлыгы һәм эшегездә зур уңышлар телибез!

  • 66ac14ef62a5e1d06e36390e7604b16324233a73