%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
B44c056ff0c749adbf438c5934117f8bd59b5651
Коллектив Института истории им. Ш.Марджани АН РТ поздравляет доктора филологических наук, действительного члена Академии наук Республики Татарстан Валеева Наиля Мансуровича с 75-летним юбилеем!
03.09.2024

Хөрмәтле Наил Мансур улы!

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм коллективы Сезне олуг бәйрәмегез – 75 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итә.

Сез күп еллар дәвамында татар мәгарифе системасына, югары белем һәм гыйлем өлкәсенә зур өлеш һәм намуслы хезмәт бирдегез. Үз эшчәнлегегезне укытучы буларак башлап, Сез хезмәт баскычы буйлап югары үрләргә ирештегез, төрле җаваплы һәм дәрәҗәле урыннарда эшләдегез. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры буларак, Сез Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән дә һәрчак эшлекле элемтәдә булдыгыз, гыйльми эшебездә һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләрегезне биреп тордыгыз. Бүгенге көндә ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Кама фәнни үзәге мөдире вазыйфалары, Сезгә һәм сез җитәкләгән коллективка, дөнья буйлап сибелгән милләттәшләрнең тарихын, яшәү шартларын өйрәнү, туплау кебек, зур бурычлар йөкли. Без Сезнең эшчәнлегегезгә зур бәя бирәбез һәм олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сез Россиянең күренекле әдәбият галиме, фәнне оештыручы, туган якны өйрәнү, әдәбият тарихы, Россия Федерациясе халыклары мәдәниятләренең үзара бәйләнеше мәктәбен торгызуга зур өлеш керткән шәхес. Сезнең тирән эрудициягез, табигый интеллигентлыгыгыз, эшкә дулкынланып каравыгыз республикада гуманитар тикшеренүләрне активлаштыруда мөһим факторга әверелде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы өчен сез беренче чиратта ышанычлы дус, киңәшләр, идеяләр белән һәрчак ярдәм итәргә әзер кеше. Без бу зур һәм нык дуслыкны бик кадерлибез.

Наил әфәнде, Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш һәм эшегездә зур уңышлар телибез. Һәрвакыт киң күңелле һәм милләт җанлы булып калыгыз!