18.09.2024
Рим Габдулла улы Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезнең телен, динен, мәгарифен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, аларга һәрьяклап ярдәм итү өчен зур көч куя, Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы дуслыкны, татулыкны ныгытуда үз өлешен кертә. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру, аларны милли рухта, “Мин –татар!” дип тәрбияләүдә зур көч куя. Рим әфәнденең бу тәрбиянең үзәгендә һичшиксез шанлы һәм горур милли тарихыбыз торырга тиеш дигән фикерен, Татарстан тарихчылары да тулысынча хуплый. Һәм Рим Габдулла улына халкыбызны тарихи агарту эшендә куйган көчләре өчен олы рәхмәтләрне белдерәбез!
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы Рим әфәндене ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлый, озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге тели. Сезнең киләчәктә дә халкыбызга ихлас хезмәт итүегезгә ышанып калабыз!