16.12.2024
2024 елның 14 декабрендә Түбән Кама районы татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә язылган 915 битле «Шәңгәлче» (2024) дип аталган китапны тәкъдир итү чарасы уздырылды (фәнни мөхәррире ТР ФА академигы, тарих фәннәре докторы Р.Р.Салихов). Авылның борынгы чорыннан алып XX гасыр башына кадәрге тарихын Тарих институты хезмәткәрләре Исхаков Радик Равил улы, Фәйзрахманов Илшат Җәүдәт улы, Гайнетдинов Айдар Марсил улы, Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы, Владимиров Олег Олег улы яздылар.
Кичәне хезмәтнең идея авторы Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, автор-төзүчесе Хәмзин Айдар Наил улы алып бардылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрипов Ирек Илдус улы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Түбǝн Кама «Нефтебаза» җǝмгыятенең директоры киңǝшчесе Айрат Рәис улы Метшин, татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Фәйзрахманов Илшат Җәүдәт улы, китапны язуда катнашкан Шәңгәлче авылы кешеләре һәм башка кайткан кунаклар чыгыш ясадылар.
Чара сәхнәләштерелгән постановкалар, җыр-биюләр белән чиратлаштырып барылды.