2024 елның 23 декабрьдә ТНВ телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруы төбәк тарихын яңача өйрәнү темасына багышланды
26.12.2024
26.12.2024
Тапшыруда 2025 елның сентябреннән төбәк тарихының яңа дәреслекләр буенча укытыла башлау турында сүз барды. Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре тарафыннан язылган яңа дәреслек турында тәфсилләп сөйләнде.
Күпчелек катнашучыларны Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты вәкилләре тәшкил итте: институтның фән эшләре буенча урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов; М.А. Усманов исем. Алтын Урда һәм татар ханлыклары үзәге тикшеренүләре җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалеев; Яңа тарих бүлеге баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова; Яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Хәлим Абдуллин.