%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
A55249bc8f33e9ffa12fd5828ab9a3c3f271c54b
2025 елның 4 мартында Татарстан язучылар берлегендә Чистай музейларына багышланган түгәрәк өстәл узды
05.03.2025

Чистай музей тыюлыгының җитәкчесе Скучаева Светлана Анатольевна Чистай шәһәрендә эшләүче музей комплексы хакында сөйләде, андагы проблемалар яктыртылды һәм музейга туристларны китерү мәсьәләләре каралды. Түгәрәк өстәлнең мөһим көнүзәк соравы – Чистайда татар халкы тарихы һәм мәдәниятын яктырткан музейлар булдыру проблемасы. Җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова Чистай шәһәрендә татар мәдәнияты белән бәйле бик күп бина буш, яисә ташландык хәлдә икәнен хәбәр итте. Аларны саклау һәм бу биналарда Чистай шәһәренең татар тормышын күрсәтә алырлык музейлар эшләү турында уйлану һәм аны тормышка ашыру кирәклеген ассысызыклады. Шулай ук, Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музеенының аяныч хәле күрсәтелде.

Бу катлаулы мәгълүмати һәм матди проблемаларны чишү өчен дәүләт оешмалары вәкилләре һәм галимнәрнең бергә фикерләшү, киңәшләшүе мөһим бер вакыйга. Түгәрәк өстәл эшендә Министрлар кабинеты, Мәдәният министрлыгы, Татар конгрессы вәкилләре, музей хезмәткәрләре, фәнни оешмалар вәкилләре катнашты. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре – тарих фәннәре кандидаты Э.К.Сәлахова, С.Т.Рәхимов Чистай музейлары булдыруда фәнни юнәлешләрне билгеләү, методик киңәшләр белән чыгыш ясадылар.

Источник фото: https://tatar-inform.tatar/photo/tatarstan-yazucylar-berlegenda-cistai-muzeilaryna-bagyslangan-tugarak-ostaldan-fotoreportaz-5854121

  • 24dd8778f1ed368064527526069a72e12f3f6261
  • 32c19dcdede39c011d069acb18ff4f8f30870341
  • 47dc474aac01fcf6dc3885ce8ae94ee881a5b8fb
  • 20bec7b74f0bc7d9bc8512c819438cae52c8da0c
  • Ac4fd3c7970b89f5f5a42ad99b473aaab60089f2