%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
95470e9887f210dc9f20ee7e7864881fa846de3d
Институт хезмәткәрләре Ш.Ф.Садыйков, Х.М.Абдуллин һәм Э.К.Сәлахова Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернат тырышлыгы белән оештырылган «Мәгърифәт йолдызлыгы» Халыкара фәнни-гамәли конфенренциясендә катнаштылар
13.04.2025

2025 елның 12 апрелендә Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернат бинасында «Мәгърифәт йолдызлыгы» Халыкара фәнни-гамәли конфенренциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе, Казан федераль университеты, Татарстан язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре мәктәпләреннән килгән вәкилләр катнашты. Шулай ук чит илләр университетлары вәкилләре пленар докладлар һәм конфрециянең төп өлешендә дә чыгыш ясадылар.

Татарстан фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Шамил Садыйков «Г.Барудиның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше» дигән пленар доклад белән чыгыш ясады. Яңа тарих бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Хәлим Абдуллин «Татар мәгърифәте учаклары: үткәне һәм бүгенгесе» секциясендә жюри мөдире буларак, ә өлкән фәнни хезмәткәр, тарих фәннәре кандидаты Элмира Сәлахова «Җәдит татар мәктәпләрендә белем бирү системасы һәм укыту үзенчәлекләре» секциясендә жюри әгъзасы буларак эш алып бардылар.

См. https://edu.tatar.ru/kirov/page2261.htm/page3836684.htm

  • 44d56673aa1fa3e2a0153db8d40a06b2e581af7b
  • Fb6852404898fe7ce45428a839ce48637c1b3fd5
  • 275d51fcf1f8606ed078584b84e809904964a460
  • 14bd72654a7c95a61ada121584f0974110ac5c1e
  • 981390a37b8e8e69409caba3f0955bc35a0154e8
  • 1c99334bc7d72dd51837733137c65e6dd57cdbde