
15.04.2025
Хөрмәтле Эльмира Кадим кызы! Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм коллективы Сезне олуг бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итә!
Сез институтның талантлы галимнәренең берсе буларак, авыллар тарихын, мөселман метрик кенәгәләрен, шәҗәрәләрен өйрәнүгә, аерым шәхесләрнең исемнәрен тарихка кайтару юлында зур өлеш кертүче шәхес.
Татар тарихы өлкәсендә башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез.
Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.
Ихтирам белән,
Р.Р.Салихов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы