%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
B9bb54495f9c2f99c9f9b9f98c30a63d31cde74e
2025 елның 28 апрельдә «Гаилә» мәчетендә «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
28.04.2025

Казанның «Гаилә» мәчете февраль аенда «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе башлануы турында игълан иткән иде. Бәйге 2025 елның 6 февраленнән 15 апреленә кадәр үткәрелде. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырылды. Бәйгегә 30 дан артык эш килде. Алар арасында кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан алып, танылган төбәк тарихчылары хезмәтләре дә бар иде. Эшләрне тикшерүдә һәм бәйләүдә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова һәм фәнни хезмәткәр Халидә Баһаветдинова катнаштылар.  Призлы урыннардан кала, жюри карары буенча “Җиңүгә – 80 ел”, “Төбәк тарихы сагында”, “Яшь тарихчылар” кебек өстәмә номинацияләр булдырылды. Җиңүчеләр 28 апрель көнне “Гаилә” мәчетендә истәлекле бүләкләр алдылар, аралаштылар.

  • 58f98b1ce8c74531b7b3e5bb690c8c0a99770cb7
  • 7e5c64d9840ed8cdc5dcf929de2deed92b57c5cf
  • 6df472c570e2c4c6c4e194c202f336164460fd12
  • 0221ebe273c3f5c609c233facbfeeab87f5f1f99