%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
60675afb17fca2ac0fb023a77bffe7af6758a8b6
Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге хезмәткәрләренең Чүпрәле районы авылларына экспедициясе
12.07.2025

10–11 июль көннәрендә Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге хезмәткәрләре (т.ф.д. Р.Р.Исхаков, т.ф.к. И.Җ.Фәйзрахманов, Х.З.Баһаветдинова, И.И.Гайнуллин) катнашында Чүпрәле районы Олы һәм Кече Чынлы, Түбән һәм Югары Карикитә, Мочәли, Түбән Чәке, Иске Задур, Яңа Кәкерле, Яңа һәм Иске Чокалы, Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Татар Төкесе авылларына төбәк тарихын өйрәнү максатында экспедиция узды.

Тарихи-мәдәни мирас объектлары, зираттагы кабер ташлары барланды, борынгы кулъязмалар һәм шәҗәрәләр өйрәнелде. Шулай ук, Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза һәм авыл мәктәпләре музейлары экспонатлары белән таныштык. Түбән Каракитәдә фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең музее, Түбән Чәкедә тарихчы Һади Атласиның туган йорт урыны, Олы Чынлыда язучы Шамил Усмановның атасы Хәйрулланың бертуган абыйсы Мөхәммәдхәнәфия каберендә булдык. Фото, видео язмалар эшләдек.

Иске Чүпрәле музее директоры Г.Р.Җаббарова, төбәк тарихчылары И.З.Закиров, И.И.Гайнетдинов һәм авыл халкы белән аралаштык. Район җитәкчеләре экспедиция оештыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Бу җирлектә үз тарихлары белән кызыксынучан халык яши.

  • Fef6ba7673d96a7eb08f84a5a42ad9d7ff00b7a7
  • Afeb6705c7db546e102a2948eb89c9b4388b460a
  • 4988c7d966895a9d8fe29244e1331c009551a7fb
  • 913f8d03ad960492c05cf1476065bff0f1b10955
  • Cc94f594d8291275b32753da1fcf20126b8b3c2b
  • Eb76575f950fc4f84d20b5a3736d7ec6d4f9e6f5
  • 06bb059301a0e6772e642f2488f99894f788d877
  • 79a6233a904836340295f6601a7b390a7c1a0280
  • 86e522a6ceada5e1ec792e04982e2fe039a89fa8