
27.08.2025
Бүген Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Чарада Россия төбәкләреннән – 150, чит илләрдән – 50 делегат һәм Татарстаннан – 150 вәкил катнаша. Бу җыенның төп максаты – җиде еллык тәнәфестән соң кабат очрашу, тәҗрибә белән уртаклашу, татар яшьләре арасында элемтәләрне ныгыту һәм уртак эш юнәлешләрен билгеләү. Форумда алты юнәлештәге секцияләр эшләде: тарих, мәгариф, заманча мәдәният, медиа, бизнес, цифрлаштыру.
Әлеге чарада Тарих институты хезмәткәрләре дә актив катнашалар. Марат Гибатдинов, Ильнур Миргалиев (Б.Рәмиев исемендәге IT-парк бинасы, «Татарларның этногенезының актуаль мәсьәләләре» лекция темасы), Эльмира Сәлахова, Хәлим Абдуллин, Ильнар Гарифуллин чыгышлар ясады.
Фоторепортаж: https://tatar-inform.tatar/photo/ix-botendonya-tatar-yaslare-forumy-sessiyalarennan-fotoreportaz-5854348
Также см.: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-ix-botendonya-tatar-yaslare-forumy-acyldy-5909915