
15.10.2025
2025 елның 14 октябрендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтында тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәминә Әхмәт кызы Биктимированың 85 еллык юбилее уңаеннан «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында», «Тарихыбызда татар кызлары: мәкаләләр җыентыгы» китапларын тәкъдим итү чарасы узды.
Әлеге уңайдан юбилярны котларга Татарстан Республикасы Рәисе аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты А.Ә.Тимерханов, Татарстан югары совет депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф.Шакиров, “Татмедиа” берләшмәсе генерал директоры Ш.М.Садыков, язучылар, журналистлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.
Чарада шулай ук Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты директоры, ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Р.Р.Салихов, Тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты М.М.Гыйбатдинов, фән докторлары Ф.М.Солтанов, Л.Р.Габдрафикова, И.К.Заһидуллин, Д.М.Исхаков чыгыш ясады. Алар тарафыннан галимәнең мәгърифәтче татар хатын-кызларының тарихтагы данлы исемнәрен халкыбыз хәтеренә кайтаруга караган гыйльми хезмәтләре, фәнни эшчәнлеге зур бәя алды.
См. также: