%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
0496789e0e1e9e115d67d7021a03295dac29e28a
Институт хезмәткәре Э.К.Сәлахова «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган VI нчы Республика конкурсына нәтиҗә ясау чарасында катнашты
15.10.2025

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге татар сәүдәгәрләренә, хәйриячеләргә багышланган чараларны  даими рәвештә уздырып тора. Шуның чираттагысы – «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган VI нчы Республика конкурсына нәтиҗә ясау чарасы 2025 елның 15 нче октябрендә үтте. Бу конкурсны оештыручылар арасында Россия кооперация университеты, Татарстан Дәүләт Советының «Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан язучылар берлеге, Казан шәһәре мәгариф бүлеге белән берлектә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты да бар. Институт Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияты үзәге белән күп еллардан бирле тыгыз элемтәдә тора, хезмәттәшлек итә. Яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.К.Сәлахова бу конкурста җиңүчеләрне институт исеменнән сәламләде һәм шулай ук татар хәйриячелеге турында тарихи мәгълүмат бирде. Мондый төр конкурсларны оештыру татар тарихын өйрәнүдә, аны популярлаштыруда мөһим роль уйнавын ассызыклады.

  • 81f346eb0d2a9c07acc0bfb2cd79adac514708cb
  • C54cc034c234fd3982b101b77c0d061461973ef0
  • 9720312c4699f42126ed053ab36aab96c3e6187d