“Ачык университет” онлайн-проекты кысаларында “Каюм Насыйри һәм XIX йөз ахыры – XX йөз башында милләт мәсьәләләре” дигән темага видеолекция
20.10.2025
20.10.2025
2025 елның 17 октябрендә Хозур ТВ студиясендә “Ачык университет” онлайн-проекты кысаларында К.Насыйрига багашланган чираттагы лекция яздырылды. Яңа тарих бүгегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.К.Сәлахова “Каюм Насыйри һәм XIX йөз ахыры – XX йөз башында милләт мәсьәләләре” дигән темага лекция укыды. XIX йөз ахыры – XX йөз башында татар тормышындагы иң мөһим күренеш – милләт формалашу һәм аның үсү проблемалары хакында сүз барды. Лектор К.Насыйриның бу өлкәдәге эшчәнлеге, аның татар милли тарихындагы урыны турында сөйләде.

