31.10.2025
XX йөз башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, беренче гильдия сәүдәгәр, алтын приискалары хуҗасы булган Дәрдемәнд премиясенә укуда уңышларга ирешкән, төрле бәйге, олимпиада,конференцияләрдә, шулай ук Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге үткәргән чараларда актив катнашкан, татар телен яхшы белгән, сәләтле 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары дәгъва итә ала. Быелгы конкурска нәтиҗә ясау утырышы Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге мәдәни үзәгендә 31 октябрь көнне үтте. Бу конкурсның икенче турына 7 укучы узган иде, алар үз эшләрен күрсәттеләр, нәтиҗәләр белән таныштырдылар, жюри әгъзалары биргән сорауларга җавап бирделәр.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре бу үзәк белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торалар, алар алып барган мәдәни чараларга фәнни, методологик ярдәм дә күрсәтәләр. Бүгенге чарада яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.К.Сәлахова жюри составында 2025 елга Дәрдемәнд премиясе лауреатын ачыклауда катнашты.




