%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
4d3e3ee36983d9463c0abe4a772880a7b88add4c
Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды һәм «Открытый разговор / Ачык сөйләшү» узды
07.11.2025

Быел китап белгече, галим Әбрар Кәримуллин (1925–2000) тууының 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 6 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында галимнең эшчәнлегенә багышланган күргәзмә ачылды һәм «Открытый разговор / Ачык сөйләшү» чарасы узды. Сөйләшүдә галимнәр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Әбрар Кәримуллинга багышлап кинорежиссер Йөрешбаев Нәсүр Андарович тарафыннан төшерелгән «Беренче басма татар китабы эзләреннән» дип аталган фильмнан өзек күрсәтелде.

Чарада ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты вәкиле – Яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.К.Сәлахова катнашты. Ул Әбрар Кәримуллинның милли тарихны өйрәнүгә керткән өлеше, милләт мәсьәләләрен чагылдырудагы роле турында үз фикерләре белән бүлеште. 

  • B7a96098021eaef676c7e463569fec1b84c2502f
  • 05ca043a08c8cf4ea190eea746ec1df10bfbbde1
  • 821f88bd49755c556d3aa785c543f8db2d4d0774
  • 15e26f017449aad3533d03149ce2bb96564d20a5