05.12.2025
2025нче елның 3 декабрендә Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Фольклорда тарихи хәтер чагылышы» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрде. Түгәрәк өстәл фольклорның төрле формаларында һәм жанрларында тарихи хәтерне саклау һәм трансляцияләү механизмнары турында фикер алышуга, шулай ук фольклор белән истәлекләрнең үзара бәйләнеш чикләрен барлауга багышланды.
Агымдагы елның Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган булуы җәһәтеннән бүлек хезмәткәрләре ел дәвамында социаль челтәрләрләрдә, республикада чыгып килә торган журналларда «Халык иҗаты һәм тарихи хәтер» рубрикасында язмалар урнаштыра барды.
Бүгенге түгәрәк өстәл әлеге мөһим теманы тагын да киңрәк, тирәнрәк яктыртуны максат итте. Фольклор белән тарихның тыгыз бәйләнештә булуын истә тотып, чарада халык иҗаты белән шөгыльләнүче галимнәр янәшәсенә тарихчылар, әдәбиятчылар да катнашты.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызы, Закирова Илсөяр Гамил кызы, Мөхәммәтҗанова Лилия Хатип кызы, Миңнуллин Ким Мөгаллим улы, Заһидуллина Дания Фатих кызы, Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре Миргалиев Илнур Мидхәт улы, Габдрафикова Лилия Рамил кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Исхаков Дамир Мәүләви улы, Дәүләтшин Гамирҗан Миргаҗан улы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы, Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты Фазлетдинов Илдус Камил улы, «Татар ядкәрләре» үзәге җитәкчесе Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы чыгыш ясады.
Эш барышында тарихи хәтер, истәлек һәм фольклор төшенчәләрен аеру һәм интерпретацияләү; билгеле бер чорга караган фольклорда тарихи вакыйгалылык, иҗтимагый һәм милли-сәяси вәзгыять; татар дастаннарында тарихи процесс чагылышы; Бөек Ватан сугышы чорына бәйле истәлекләр һәм традицион фольклор жанрларының үзара бәйләнеше мәсьәләләре турында фикер алышу булды.
Информация на татарском языке, фото: https://t.me/iyali12 (ТГ-канал ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова АН РТ)



