Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр авылында Югары Оры авылы тарихына багышланган «Тарих, вакыйгалар, кешеләр...» дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе
12.12.2025
12.12.2025
Чарада ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Әхтәмова Алсу Вазыйх кызы һәм Хәмидуллин Сайрус Руслан улы катнаштылар.
2025 елның 10 декабрендә Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә Арча районының Югары Оры авылына багышланган «Тарих, вакыйгалар, кешеләр...» (2025) дип аталган китапны тәкъдир итү чарасы уздырылды (автор-төзүчесе – Югары Оры авылы мәчетенең имам-хатыйбы Фазылҗанов Феликс Бикморат улы). Чарага авылдашлар, якташлар, туганнар җыелды, Югары Оры һәм Яңа Кенәр авыллары кешеләре һәм башка кайткан кунаклар чыгыш ясадылар. Авыл китапханәсенә Институтның китаплары тапшырылды. Кичәне Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсенең китапханәчесе Нәбиева Гөлшат Рафаил кызы алып барды.




