%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
A1576c0a4fa4c95bfeb3ee9b7083a160f1531403
Чистай районы Гаделша авылында «Гаделшам: хәтер кайтавазы, истәлекләр, фоторәсемнәр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды
26.01.2026

24 гыйнвар 2026 ел көнне Чистай районы Гаделша авылында бәйрәм узды. Ул авыл тарихына багышланган китап презентациясе итеп билгеләнгән булса да, авыл өчен зур тарихи вакыйгага әйләнде. Авыл кешеләренең шәҗәрәләре җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде, фотокүргәзмә эшләде. Авылда гомер итүчеләр, тамырлары белән шушы авылга мөнәсәбәте булганнар һәм аларны хөрмәтләп кайткан кунакларның күрешүе, очрашуы булды. Халык бу чараны “Китап бәйрәме” дип атады.

Гаделшалыларның бу шатлыкларын уртаклашырга Республиканың мәртәбәле күп кенә шәхесләре килгән иде. Бу вакыйгада безнең институт исеменнән яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова катнашты. Проект авторы, китапның иганәчәсе, авыл хуҗалыгы фәннәр докторы, РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, профессор Марс Хисматуллинга, китап авторы – журналист Рәзинә Исмәгыйлевага, китапның фәнни киңәшчесе Рафик Насыйровка Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

См. видеорепортаж о мероприятии: https://vkvideo.ru/video-141476341_456239790?list=67396e8e652247f2ce

  • 7f17e7dae2debf99251f0ad31de9ffb4836fab8a
  • 56275f26c55a1becd53c2935c10fa4505618e504
  • 43ee9973496fe40cb013c62ba122d4669ac27d28
  • 5d2e56e095c2f6aab0086885bd2a9684b37a0c75
  • 9705577f301a35b03ff3eb2bea3fe685848acf10
  • D8060561f44727bd1950bb50fa894fd3a9ced3eb
  • 113e49253b20b0cae800eaee935171f27066dc5f
  • 25f837dd209a2250f2a9b672434acf5e797aacd2
  • 3fb807b16c94d8a64c7048a71fd4f679c3115019