%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
0fa50a887d33b747bf669dd880d741bf81b1d688
Чистай районы Яуширмә (Котлушкино) авылында «Рабига Хәкимова – тормышны белеп, тирән омтылышлар белән яшәгән патриот татар кызы» дип аталган түгәрәк өстәл узды
14.02.2026

2026 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештыручы галимә Рабига Хәкимовага багышланган түгәрәк өстәл узды.

Чарада Казан федераль университеты (Х.Й.Миңнегулов, Г.К.Һадиева), Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты (Р.Ф.Фәттахова) галимнәре, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Р.Р.Сираҗетдинова, Яуширмә авылында туып үскән җәмәгать эшлеклеләре С.Ә.Усманова, Н.Ш.Фатыхова (Патеева)лар чыгыш ясадылар. Рабига Афзаловнаның туганы Э.Э.Габделманнанова галимәнең кара савытын мәктәп музеена бүләк итте.

Ш.Мәржани исем. Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге фәнни хезмәткәре Х.З.Баһаветдинова “Галимә Р.Ә.Хәкимованың хезмәт юлы (архив чыгынаклары нигезендә)” дигән темага доклад сөйләде.

Түгәрәк өстәлне туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, чараны оештыручы Л.М.Фәсхетдинова алып барды. Шулай ук мәктәп укучылары туган телебезгә багышланган күренешләр күрсәттеләр. Чарада авыл укытучылары, укучылар, Г.Исхакый музее хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм “Интертат” журналисты Юлай Низаев катнашты.

  • E6caa8acb1a5f0764a8b991e2405e5c855635ef6
  • 3d32fc9edac6dc836be0e00f15640c8f770c3eed
  • B250f2100cfb07098e504f32467f21a1b2f6e0ac