%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
9f95577581ad5974aed2e8dcdc829aed12f5283a
ТНВ каналының «Татарлар» тапшыруында Институтның өлкән фәнни хезмәткәре А.Гайнетдиновның «Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабына багышланган телесюжет күрсәтелде
06.04.2026

ТНВ каналының «Татарлар» тапшыруында Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдиновның «Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабына багышланган телесюжет күрсәтелде. Автор эпиграфик экспедицияләр, тарих фәне өчен борынгы кабер ташларының әһәмияте, Биектау төбәгендә сакланган кыйммәтле ташъязма ядкәрләр хакында сөйләде. Аның тарафыннан инде 6200 дән артык эпиграфик истәлек табылып, барысы да китап-каталоглар рәвешендә халыкка тәкъдим ителгән. Шулардан 1235 гарәп язулы ташъязма һәйкәл Биектау районы территориясендә сакланган. 1281 – 1939 елларга караган әлеге ядкәрләрнең текстлары, фотолары һәм үлчәмнәре «Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабында урын алган.

Тулырак: https://tnv.ru/tat/tv-projects-item/tatarlar/#video&id=539433&iblock_id=8&iblock_type= 
(«Татарлар» тапшыруы, 03.04.2026, 18 минут 20 секундтан башлап)

  • C5133f2ec47bd47bc13888885f9dc203f81ddb11
  • F97bc72e9a75eecfce13df06a93f09d11ef6bb4d
  • 952f6af7e1755f5651b16b6759d609cb5503d4ba