29.04.2026
Әлеге китап Татарстан Республикасы Биектау районы территориясендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган, 1281–1939 елларга караган гарәп язулы борынгы ташъязмаларны фәнни әйләнешкә кертүгә багышланган.
Китапта барлыгы 1235 гарәп язулы ташъязма истәлекнең фотолары, оригинал текстлары һәм хәзерге телгә тәрҗемәләре тәкъдим ителә. 492 битлек әлеге хезмәт тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүчеләргә, галимнәргә, туган як тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучыларга адресланган.
Чарада галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, төбәкне өйрәнүчеләр катнашты.
Автор эпиграфик истәлекләрнең әһәмияте, фәнни экспедицияләр, иң борынгы һәм кыйммәтле ташъязма ядкәрләр хакында сөйләде, китапның кыскача эчтәлеге белән таныштырды.
Чарада шулай ук тарихчы галим Рөстәм Әминов, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдинов, танылган язучы Зиннур Хөснияр чыгыш ясадылар.
Фоторепортаж: https://tatar-inform.tatar/photo/biektau-raiony-epigrafik-istaleklare-kitabyn-takdim-itudan-fotoreportaz-5854723



