%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
2cb3b24db26c2244df948924b3aa74f955699744
«Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабы өчен Чуаш Иле авылы халкы рәхмәт белдерә
29.05.2026

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдиновның «Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабы нәшер ителгәннән соң, Биектау районы Чуаш Иле халкы авыл зиратында күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Барудиның бабаларына (Гали Колмөхәммәдзадә улы һәм Ибнеябин Гали улына) куелган гарәп язулы иске ташбилге сакланганын белде.

2026 елның 21 маенда китапханәче Сәвия Галиева инициативасы белән аларның каберләрендәге әлеге таш тимер чардуган белән әйләндереп алынды һәм анда элмә такта урнаштырылды. Барлык чыгымнарны Чуаш Иле мәчете үз өстенә алды. Авыл халкы китап авторы Айдар Гайнетдиновка зур рәхмәт белдерә.

  • A2692717dbad58f046dec580fea549014e538f5a
  • 79543fd26bcd4c615975b970ad5e569602e7fe66
  • 8e43a37dfefc36aebdea234843a61a9632ae3502
  • 9e3bba1a884e647d6b088a141e92cba4bb6d7669