%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
Aad177a4a2f763d1ed2b237185461570e5c0cf8a
Институт хезмәткәрләре Айдар Гайнетдинов, Рөстәм Әминов һәм Халидә Баһаветдинова Биектау районына оештырылган тарихи сәфәрдә катнашты
22.06.2026

2026 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Биектау районына тарихи сәфәр оештырылды. Ул язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр инициативасы белән уздырылды. Чарада атаклы тарихчылар, әдипләр, журналистлар һәм дин әһелләре катнашты. Алар Алан-Бәксәр һәм Олы Битаман авылларындагы тарихи урыннарда, зиратларда булдылар, шулай ук Ашыт һәм Илләт елгалары буенда урнашкан Апанаевлар утарының нигезләрен карадылар.

Айдар Гайнетдинов Биектау районында сакланган иң борынгы ташъязма ядкәрләр хакында сөйләде, Рөстәм Әминов төбәк тарихын яктыртты, Халидә Баһаветдинова Бикнарат авылына бәйле кайбер тарихи чыганаклар белән таныштырды.

Чарада шулай ук танылган тарихчы галимнәр Тәэминә Биктимерова һәм Айдар Хәйретдинов чыгыш ясады.

Фотолар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.

Тулырак:

https://tatar-inform.tatar/news/kazan-artynyn-onytylgan-tarixy-biektau-raionyna-tarixi-safar-oestyry-5925314

https://tatar-inform.tatar/photo/asyt-illat-elgalary-buendagy-apanaevlar-utary-urnaskan-urynnan-fotoreportaz-5854775

https://tatar-inform.tatar/photo/oly-bitaman-avylyna-oestyrylgan-tarixi-safardan-fotoreportaz-5854774

  • 1e49edb5fd14ea0f6a3b1e5be7c2af61e85b9060
  • A80c7f2d5c2164ce2ba343c073048beb001dd68b
  • 29800df55f74d47e1392ff8a8cc83bf12a36a824
  • 3e1e9dadfe41da587995f98bd057b3e36dadd7d1
  • 9d5aebeb5ca4ac5fa8874251ce13df545124d616
  • C2c4f53a665be7816222f18a4d20a00c01bafbc2