02.08.2026
2026 елның 1 августында Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Мунчәли авылында Туфан ага Миңнуллин ярдәме һәм хәер-фатихасы белән башланган «Мунчәли укулары» татар халкының милли-мирасын, динен саклап калу һәм үстерү максаты белән 19 нчы тапкыр уздырылды. Җыенда ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары М.М.Гыйбатдинов һәм Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге фәнни хезмәткәре Х.З.Баһаветдиновалар катнашты.
Чара татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йола һәм һөнәрчелек күренешләрен күрсәтү белән башланып китте. Җыенны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт ачып җибәрде. Район җитәкчесе Гафаров Марат Ринат улы үзенең чыгышында авылларны саклап калу мәсьәләләренә тукталды һәм авыл ветераннарын районның 95 еллык медале белән бүләкләде. Чараны Татарстанның атказан сәнгать эшлелесе, нәфис сүз остасы, журналист Илдар Кыямов алып барды.
Фәнни-гамәли конференция кыссаларында Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты фәнни эшләр буенча директор урынбасары М.М.Гыйбатдинов «Милли тәрбия һәм рухи мирас» дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук галимнәр (Н.И.Таиров, Ф.Н.Шәкүров, И.Г.Хадиев, Нияз хәзрәт һ.б.), Татарстан һәм күрше республикалардан килгән дин әһелләре үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исем. мәдрәсә исеменнән Ильяс хәзрәт Җиһаншин бүләкләр тапшырды.
Җыен кыссаларында «Гыйлемпиада» (балалар арасында Коръән уку, азан әйтү буенча конкурслар, мөнәҗәтләр әйтү һ.б.) да 5 төркем балалар ярышты. Алар арасында Апас районы һәм Шыгырдан авылларыннан килгән укучылар да бар иде.
Җыенда шулай ук «Безнең мирас» журналы редакторы Ләбиб Лерон, җаваплы мөхәрррир Ленар Гобәйдуллин, Бөтендөнья башкарма татар конгрессы һәм «Казань с Вами» волонтерлар вәкилләре, кунаклар, авыл халкы катнашты. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов азан әйтеп тәмамлады.
Җыенны күп еллар дәвамында оештыручы – икътисади үсеш, финанс һәм авыл хуҗалыгы производствосы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Мунчәли авылы егете Измайлов Ильмир Расих улы.







