%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
Ae5e262be70689c5884afad66f9b75db65827ef0
«Өлге авылы халкы (1678–1945 еллар)» дип аталган фәнни хезмәт дөнья күрде
04.09.2026

Аны басмага Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов һәм төбәк тарихын өйрәнүче Зыятдин Нәҗметдинов әзерләде. 

Китап Татарстан Республикасы Кукмара районы Өлге авылы халкына багышлана. Анда 1678–1945 елларны колачлый торган борынгы җанисәп документларыннан, метрика һәм хуҗалык кенәгәләреннән алынган бай мәгълүмат китерелә.

Әлеге күләмле хезмәт (Өлге авылы халкы (1678–1945 еллар) / Төз. А.М. Гайнетдинов, З.М. Нәҗметдинов. – Казан, 2026. – 456 б.) Өлге авылының нәсел тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.

  • 218122f63928764cbe337c56d91222088b96229c
  • Adca69fecab7a004744e686ed5cba6df1e6044b5
  • 1a734d2363da45039d4a5ac1fdeb0cde885fffcc