%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
E1e9406b8dc6bfba928605e0a9594ff652bc1acc
«Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсына йомгак ясалды
29.09.2026

«Гаилә» мәчетендә сигезенче тапкыр узган «Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсына йомгак ясалды. 2026 елның конкурсына  Россиянең төрле төбәкләреннән 30 дан артык эш тәкъдим ителде. Нәсел тарихын өйрәнүчеләр арасында 8 яшьлек баладан алып 93 яшьлек апага кадәр бар иде. Эшләрне бәяләүдә мәртәбәле жюри составында Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова һәм фәнни хезмәткәр Халидә Баһаветдинова эшләделәр. Һәр эш экспертларның тәфсилле тикшерүен узды. 29 сентябрь көнне йомгаклау тантанасында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Барлык катнашучыларга да – дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, призлы урын алучыларга – акчалата һәм истәлекле бүләкләр, Гран-при иясенә Гомрә сәфәренә юллама тапшырылды.

Чакырылган кунаклар һәм жюри әгъзалары бәйгенең әһәмиятен, гаилә институтын үстерүдәге, нәсел тарихларын өйрәнүдәге ролен билгеләп үттеләр һәм киләчәктә дә дәвамлы булачагына өмет белдерделәр.

  • Bfa3ee0da39d2d67d1f50c89499968f5b95d7f0c
  • 2f16501ade50ed5c574774f5c10cfdb889916925
  • D19e4a28fc038e6bbdcc9e6b9f6e3bae163617bf
  • 1dd8c6bae70a7d1e6c29b84474385eb4a8a93525
  • 26b607184c70859b13b5bb072aa06da767dd6811