%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
B4f46bf178de12ddb115cc7259d1374a846fc43d
«Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» конкурсына йомгак ясалды
26.10.2026

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә республика күләмендә оештырылган VII “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” конкурсына нәтиҗә ясалды. Быел бу дәрәҗәле конкурска татар сәүдәгәрләре һәм хәйриячеләрнең эшчәнлеген өйрәнеп эшләнгән 100 артык эзләнү хезмәте тәкъдим ителде. Татарстан республикасыннан кала, Башкортостан, Чувашия республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсе Пилнә агросәнәгать техникумыннан да хезмәтләр килде.

Яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова озак еллар дәвамында Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге белән хезмәттәшлек итә, әлеге конкурста да даими жюри әгъзасы булып тора. 23 октябрьдә узган йомгаклау тантанасында Э.Сәлахова конкурс җиңүчеләрен сәламләде, меценатлык эшчәнлегенең әһәмиятен аңлатты.

 

См. https://tatar-inform.tatar/news/tatar-saudagarlare-ham-mecenatlarynyn-utkane-ham-bugengese-konkursy-inucelare-bilgele-5931031

  • 8f9b2244d99cd92c63cf3a824bf0f2a347420d10
  • Db017eb0bb7d02604ace1c26137310610ae3a24c
  • 4ee35842c4ee932764856398f8a768a75fb0d41c