«Арча районы эпиграфик истәлекләре» дип аталган саллы фәнни хезмәт дөнья күрде (автор – Гайнетдинов А.М. Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2016. – 456 б. + 16 б. рәс.)
29.01.2017
29.01.2017
Китапта Татарстан Республикасы Арча районы территориясендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелде. Урта гасырлардан алып 1939 елга хәтле куелган гарәп язулы 1300 гә якын кабер ташы исәпкә алынды. Шулай ук кайбер кабер ияләре хакында кыскача мәгълүмат бирелде һәм фәнгә билгеле булган шәҗәрәләре күрсәтелде.
Әлеге хезмәт (Гайнетдинов А.М. Арча районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2016. – 456 б. + 16 б. рәс.) татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.