%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
01115df1207690f3ffcf47f248e64897553c9fe3
«Әтнә районы эпиграфик истәлекләре» («Эпиграфические памятники Атнинского района») дип аталган саллы фәнни хезмәт дөнья күрде
24.01.2018

Китапта Татарстан Республикасы Әтнә районы территориясендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелде. Урта гасырлардан алып 1939 елга хәтле куелган гарәп язулы 1600 гә якын кабер ташы исәпкә алынды. Шулай ук кайбер кабер ияләре хакында кыскача мәгълүмат бирелде һәм фәнгә билгеле булган шәҗәрәләре күрсәтелде.

Әлеге хезмәт (Гайнетдинов А.М. Әтнә районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2017. – 556 б. + 12 б. төсле ябышт.) татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни  мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.