%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
968fbc65783c300e5c5845801842065d457a4e7a
«Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре» («Эпиграфические памятники Адмиралтейской слободы Казани») дип аталган фәнни хезмәт дөнья күрде.
26.04.2018

Китапта Казан шәһәрендә урнашкан Бишбалта бистәсендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелде. XIX гасырдан алып 1933 елга хәтле куелган 25 кабер ташы исәпкә алынды.

Әлеге хезмәт (Гайнетдинов А.М. Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 68 б.) татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.