%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
E811f665096a333e72ba40047b1556b8c2ace2ed
Кайбер авыллар тарихына һәм Ш.Мәрҗани юбилеена багышланган хезмәтләрне тәкъдим итү (Ташкичү, 2018 ел, 5 октябрь). Презентация изданий, посвященных истории отдельных татарских сел и юбилею Ш.Марджани (Ташкичу, 5 октября 2018 г.)
08.10.2018

2018 елның 5 октябрь көнендә Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Ашыт җыены» авыллары тарихына багышланган хезмәтне тәкъдим итү чарасы узды. Ул халык тарафыннан күптән көтеп алынган вакыйга булды, чөнки бу хезмәтне әзерләүдә авыл халкы да күпмедер өлеш кертте. Алар ата-бабаларыннан ишеткән истәлекләре белән бүлештеләр, хатирәләрен яңарттылар, галимнәрне якты чырай, тәмле чәйләре белән каршы алдылар.

Институт хезмәткәрләре Эльмира Сәлахова, Айдар Гайнетдинов, Халидә Баһаветдинова, Сайрус Хәмидуллин авыл тарихын өйрәнү максаты, бурычлары турында сөйләделәр, авыл тарихын өйрәнүдә ярдәм булырлык чыганаклар хакында да сүз барды, киләчәккә актуаль проблемалар билгеләнде. Шулай ук галимнәр бу як тарихына караган яңа ачышлар белән таныштырдылар.

Айдар Гайнетдинов барлык мөселман дөньясының күренекле шәхесе – тумышы белән Казан артыннан булган Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Мәрҗани белән бәйле эпиграфик истәлекләре», «Иҗтиһад ишекләрен ачучы Мәрҗани. Мәкаләләр җыентыгы»н арчалыларга тәкъдим итте. Китапларның язу тарихы хакында сөйләде, Ш. Мәрҗанинең тормышындагы кайбер вакыйгалар белән таныштырды.

Үз нәсел, үз төбәге тарихының сәхифәләрен язып, китап итеп дөньяга чыгарган Ташкичү авылы мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Розалия Насыйбуллинаның ихлас чыгышы, киләсе буынга әйтәсе сүзе һәм нәсыйхәте очрашуның иң матур мизгелләреннән булды. Иске Ашытның китапханә мөдире Гөлнара Мәкъсүмованың 98 яшьлек акъәби Мәдинә Сәлахетдинованың авыл тарихы хакындагы китапны ничек кабул итүен, китапны күкрәгенә кысып тотып, ничек шатланганын сөйләве күпләрнең күзенә яшь китерде. Лаеклы ялга чыккан элекке табиб Нургаяз абый да Иске Ашыт тарихын язарга керешкән. Шулай ук ул да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иске Ашыт авылының тарих укытучысы Радик Фәтхуллин, авылның башка тарих яратучылары Тарих институты галимнәре янына килеп, фикерләр алыштылар, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә сүз куештылар.

Бу чарада авыл, төбәк тарихы белән кызыксынучы Ташкичү, Иске Ашыт, Мәмсә, Яңа Кенәр авылы кешеләре, мәктәп укытучылары, укучылар катнашты. Бу чараны оештыручы Ташкичү мәктәбендәге Ш. Мәржани музее мөдире Мәсхүд Зариф улы Гарифҗановка, авыл тарихын язуда истәлекләре белән уртаклашкан Вазыйх Мәгъсүмовка авторлар зур рәхмәтләрен белдерә.

  • 6424b6e7aabdd933a9f5778ce816c2ab8d7e09b8
  • C21b6bcce13845a613d36e891ced7bec958dad38
  • 277511295ad63fc76f2e1f7996399ab5d7a00aff
  • D916d11d1b1ea172f16f36dfa631f0207a9290aa
  • B3ae75e861bbbb2fdf4e0385cf7e89c250fc8c7e
  • 8bd8ce11df30a83943344029e716a932a6d44065
  • 2e2f4c708df16ea2e62342557fe4777617391e66
  • 603f5bb2f88f502e3ded095e24b3d205afc5fd52