%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
47e4d968799ea632095b4b087baf6c48c5a3f339
1–2 ноября 2018 г. в Стамбуле (Турция) состоялся симпозиум «VATAN NERESI?» («Где Родина?»), посвященный Русско-Турецкой войне 1877–1878 гг.
07.11.2018

1–2 ноябрь 2018 ел көннәрендә Истанбул университетында «VATAN NERESI («Ватан кайсы җир?») дип исемләнгән халыкара симпозиум узды. Истамбул университеты һәм «Төрек учаклары» иҗтимагый оешмасының Истанбул бүлекчәсе тарафыннан оештырылган әлеге симпозиум 1877–1878 еллардагы Госманлы-Урыс сугышы тәмамлануның 140 еллыгына багышланган иде. Дөньяның бик күп илләреннән җыелган атаклы галимнәр тарафыннан фәнни кызыклы чыгышлар ясалды. Симпозиумда сугышны өйрәнүнең мәгънәле бер юнәлеше чагылды: чыгышлар «Ватан» төшенчәсе тирәсенә корылган, сугыш вакыйгаларыннан бигрәк, кеше язмышы, кешенең бу халәтне ничек кабул итүе алгы планга куелган иде.

Симпозиумның ачылышы тантанасында Төркия мәдәният һәм туризм министры урынбасары Халюк Дурсун, Истанбул университеты ректоры Мәхмүт Ак чыгыш ясадылар.

Симпозиумда Азербайҗан, Абхазия, Албания, Болгария, Босния, Косово, Руссия, Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән 40 галим катнашты. Бу җыенда Татарстан галимнәреннән Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова «1877–1878 еллардагы урыс-төрек сугышының татар җәмгыятендә чагылышы» дигән доклад белән чыгыш ясады. 

Бу хакта тулырак “Татар-информ”

  • 28b8f313f06e0387875354dae34f0c7f7b436392
  • Edc8adeb86b2be2eb5972ac72f1d3a2439847fc4
  • 3b33e298ff5d27bac849a42f225fc0d6baaaf314
  • Bc15bbfe6dd03e6ec0447c21a5bb3777a92a19ee
  • Cdbaf3df156a2ed96564ac694c7eb01c779d87fb