%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
B80d3a7429659c3651eccc642384e9a501c8ebaf
2018 елның 29 октябрендә Хельсинкида Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган конференция узды
07.11.2018

Финляндиядә Татар мәгарифе көннәре кысаларында Хельсинки шәһәрендә күренекле татар галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган конференция булып узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасының Финляндиядәге Сәүдә-икътисад вәкиллеге, Финляндия ислам җәмәгате катнашында оештырылды.

Конференциядә ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гибатдинов «Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге» дигән темага чыгыш ясады. Чарада шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе, Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре катнашты.

  • 0120f8c0fb2770faa4e0f4fb70bf0bac9aa93767
  • 2e4c84ec306e7d3579741b6866375fb4c227d1ee
  • 08b79dc08053a18884161b4a94158555f1a0a401
  • 99e33529e94242477a5cea74e4ecc34138f2096f
  • Bc3ebb624d84b12d8379b5a42151504da1678ce2
  • 91f31c55c0a12373b982b903ba6cc4bdfa53595b
  • 63ba65e77206c9f9df3d4b123580e3f24c37aa9c
  • 3cc7800ddde26e6a5b9e652b959a38bc37beb098
  • 78a0f68dfc118547ab79bb775f9a13837660f7ed