%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
3c828a83fb2595929097e830ab2a5863c427e614
15 ноября 2018 г. в г. Буинске состоялась V Межрегиональная научно-практическая конференция «Шәҗәрәләр – нәсел агачы»
16.11.2018

2018 елның 15 ноябрендә Буа шәһәренең Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә V Төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Ел саен уздырыла торган «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип атала торган бу чараның быел беренче кечкенә юбилее. Буа муниципаль районының академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбе, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган бу конференциягә Россия федерациясенең бик күп төбәкләренннән нәсел, авыллар тарихы, бөек шәхесләр турында, халык иҗаты ядкәрләренә багышланган күпсанлы хезмәтләр тәкъдим ителгән иде. Конкурсның финалына чыккан хезмәтләр арасында Татарстан укучылары һәм укытучылары хезмәтләреннән кала, Төмән, Тыва, Оренбург, Чиләбе, Самара, Саратов, Пенза, Курган өлкәләре, Башкортстан, Мари, Чуаш, республикалары мәктәбе укучыларының хезмәтләре булды.

Бу конференциядә хезмәтләрне бәяләү буенча эшләгән жюри составында, һәм «Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы» дигән секция җитәкчесе буларак Тарих институтының өлкән хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.К.Сәлахова да катнашты.

Э.К.Сәлахова Төбәкара фәнни-гамәли конференцияне оештыруда актив эшчәнлек күрсәткән һәм ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Рәхмәт хаты белән» бүләкләнде.

  • D4ab33001cdedfc3b688b1622c23c8efd65ceead
  • 76603caf8c77e3ff56255122f106be3e89c62856
  • D08062181ad3d32ffe75075a27da5cdb15ab1d61