%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
2d9a848ff245fd86a57799e8a7cac9d26ce101b9
2019 елның 30 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасы Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгын йомгаклауга багышланган районара укулар булды
31.01.2019

«Милләте өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип аталган әлеге мәртәбәле чараны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев башлап җибәрде.

Пленар утырышта Институтның ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге фәнни хезмәткәрләре Айдар Марсил улы Гайнетдинов, Эльмира Кадим кызы Сәлахова һәм Халидә Зиннәт кызы Баһаветдинова да чыгышлар ясап, Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле һәйкәлләр, галим яшәгән бу төбәкнең кыскача тарихы, шулай ук авыл тарихын өйрәнүдә ярдәм итә торган чыганаклар хакында сөйләделәр, Институтта дөнья күргән кайбер китаплар белән таныштырдылар.

Укуларда шулай ук Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә имамы ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыгурҗа урта мәктәбе музее мөдире Зилә Рафаэль кызы Зиннәтуллина, «Безнең мирас» журналы мөхәррире урынбасары Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин, «Әлифба» музее директоры Дамир Гыйлемшәех улы Таҗиев тә катнаштылар.

Данлыклы Арча районының төрле мәктәпләреннән килгән сәләтле укучылар үзләренең югары дәрәҗәдәге фәнни-тикшеренү эшләре белән таныштырып үттеләр. Укуларда катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  • 1b5fe5225b480d651ccb50f7d3ccabdd706a8e71
  • 24d560a07f29f9d8dfcb9e69426f76e3930884e3
  • C9a0df18dcf8315445e10b0fdfdff1c92e525778
  • 36d7cab99a41ee2cfb7eba24bca3f560a4a80b05
  • E06941519a00137d1027b812ade8296817b40420
  • 1ff02d32c7136b3b797d09ca723736992a5dc767