%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
Ee1fc79ff6abf0c0b56a199fb1fb3b5da394a34d
К 90-летию со дня рождения доктора исторических наук Саляма Хатиповича Алишева (1929–2015)
01.04.2019

В газете «Мәдәни җомга» (2019. №11. 22 марта) опубликована статья старшего научного сотрудника отдела новой истории, кандидата исторических наук И.З.Файзрахманова «Кәгазьгә язылган югалмас», посвященная 90-летию со дня рождения доктора исторических наук Саляма Хатиповича Алишева (1929–2015).

Кәгазьгә язылган югалмас
(тарихчы Сәлам Хатыйп улы Алишев тууга 90 ел)

2019 елның 20 мартында күренекле татар тарихчысы, тарих фәннәре докторы Сәлам Хатыйп улы Алишевка 90 яшь тулыр иде. Бөтен гомерен татар тарихын өйрәнүгә багышлаган галим соңгы көннәренә хәтле актив фәнни эшчәнлек алып барды, фәндә бик күпләргә үрнәк булырлык үз юлын, үз юнәлешен табып саклап килде. Сәлам Хатыйп улы намуслы хезмәт башкарып, дөнья байлыгына кызыкмыйча, рухи кыйммәтләрне өстен куеп яшәде. Ул аларны үзенең хезмәтләре аша да, очрашулар вакытында да укучылары күңеленә салып куя белде. Тарихта тирән эз калдырган галимнәр күп түгел.

Сәлам Хатыйп улы данлыклы Алишлар нәселеннән. Аның туганнары арасында укымышлы кешеләр күп булган (балалар язучысы Абдулла Алиш шул нәселдән). Тау ягындагы Шонгаты–Олы Әтрәч авылыннан Галишаһ–Алишның улы Әлмәт (Әлмәтулла) XVII гасырның икенче яртысында күченеп китеп Иске Әлмәт авылын нигезли (хәзерге Татарстанның Норлат районында). Әлмәтнең улы Сөрмәт (1620?) – Коръән хафиз (Коръәнне яттан белүче), аның улы Ибраһим (1690–1780), аның улы Җәгъфәр (1729–1796) Яңа Әлмәт авылын (шулай ук Норлат районында) нигезли – «Каһестани» (Күрәзәчелек иле) китабы авторы, аның улы Гобәйдулла (1751–1823) атаклы Кизләү мәдрәсәсен җитәкли. Гобәйдулланың улы Нигъмәтулла (1775–1853), аның улы Хәйрулла (1804–1888), аның улы Мирхәйдәрҗан (1848–1912), аның улы Мөхәммәдхатыйп (1870–1945) – барысы да Яңа Әлмәттә мулла була. Соңгысы – Сәлам Алишевның атасы – бик укымышлы имам булган, аның язмалары әле дә саклана.

Сәлам Хатыйп улының үсмер чоры сугыш вакытына туры килә – авылда төрле хезмәтләр башкара. 1951 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын уңышлы тәмамлагач, Лаеш, Югары Ослан районнарында укытучы, завуч, мәктәп директоры, РОНО мөдире вазифаларын башкара. Шулай да аның галим булу теләге көчле була – 34 яшендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына килә, аннары шунда эштә кала, кече фәнни хезмәткәрдән алып тарих бүлеге җитәкчесенә кадәр хезмәт юлын үтә: 1968 елда кандидатлык диссертациясен яклый, 1990 елда тарих фәннәре докторы дәрәҗәсен ала. Авторны дөньяга иң киң таныткан хезмәтләре дә – кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре нигезендә язылган татарларның Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесендә катнашулары (Участие татар в Крестьянской войне под предводительством Е.Пугачева. Казань, 1973), Урта Идел төбәге халыкларының XVI гасыр – XIX гасыр башында икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни үсеше (Исторические судьбы народов Среднего Поволжья. XVI – начало XIX вв. М., 1990) хакындагы китаплар.

С.Алишев хезмәтләре татар тарихының Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорларын, бигрәк тә Россия дәүләте составында Урта Иделдә XVI–XIX гасырларда булган вакыйгаларны күбесенчә язма чыганаклар нигезендә яктырта. Аның хезмәтләре архив документларындагы тарихи фактларга нигезләнеп язылган, рус чыганаклары гына түгел, мөмкин булганча, татарча чыганаклар да файдаланылган. Тарих фәнендә ниндидер яңалык кертү өчен иң башта үзеңнең элгәреләрең язганны, архив документларында инде кемдер күптәннән язып куйганнарны өйрәнергә кирәклеген бик яхшы аңлаган галим.

Сәлам Хатыйп улының фәндә иң актив эшләү чоры 1970–1990 елларга туры килә. 1970–1980 еллар совет историографиясендә Урта Идел буе халыкларының XVI-XIX гасырлардагы тарихын өйрәнү юнәлеше аграр тарихны өйрәнү сыйфатында Татарстан һәм күрше республика-өлкәләренең тарихчы галимнәре тарафыннан алып барыла. Сәлам Хатыйп улы үзенең саллы хезмәтләре белән бу өлкәдә әйдәп баручы галимнәрдән була. Соңгы елларда әлеге юнәлешкә игътибар кимүгә карамастан, бүгенге көннәрдә дә Урта Идел буе халыклары тарихының XVI-XIX гасырлардагы аерым юнәлешләрен (бигрәк тә этник тарихны, аерым катлам (сословие) кешеләренең тормышын һ.б.) өйрәнү дәвам итә, аграр тарихтагы актуаль мәсьәләләр буенча конференцияләр үткәрелә, элек С.Алишев эшләгән Ш.Мәрҗани ис. Тарих институның урта гасырлар тарихы бүлегендә (хәзер яңа тарих бүлеге дип атала) «Урта Идел һәм Урал буе халыкларының тарихы һәм мәдәниятеннән» («Из истории и культуры народов Среднего Поволжья и Приуралья») дигән журнал чыгып килә.

60 яшьләрен узгач та, Сәлам Хатыйп улы фәнни хезмәтләр язуыннан туктамый, бәлки элеккедән дә активрак булгандыр әле. 1980 еллар ахыры – 1990 елларда совет чоры историографиясе калыпларыннан китеп, тарихның төрле юнәлешләрен өйрәнергә мөмкинлекләр ачылгач, ул киң катлам укучыларга барып җитсен өчен, элек гарәп графикасында язылган хезмәтләрне кириллицага күчереп китап итеп чыгару эшен дә алып бара башлый. Шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы Әнвәр Хәйри һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә. Үзем 1993–1998 елларда мәктәптә укыган вакытларда Газиз Гобәйдуллинның «Тарихи сәхифәләр ачылганда» (Казан, 1989), Шиһабетдин Мəрҗанинең «Мөстəфадел-əхбар фи əхвали Казан вə Болгар» (Казан, 1989) китапларын, «Мирас» журналындагы тарихи мәкаләләрне һәм башка татар тарихына багышланган яңарак кына басмадан төшкән язмаларны укып бардым. Ул вакытта бу китапларның кем тарафыннан әзерләнгәнлегенә игътибар да ителмәгән. Карасаң, бик күбесенә С.Алишев хезмәте кергән икән. Шулай итеп, остазым белән читтән торып танышу шул елларда ук булган. Шәхси танышу инде соңрак институтны бетереп аспирантурага килгәндә генә булды.

1990 еллардан С.Алишев хезмәтләрендә үзе яшәгән чорның татар җәмәгатьчелеген борчыган һәм фәнни даирәдә актуаль булган сорауларга җавап табарга тырыша. Аның тикшергән мәсьәләләре киңкырлы: күпмилләтле зур Идел буе регионында XIII гасырдан алып XIX гасыр башларына кадәрге зур хронологик чорда булган вакыйгаларга кагыла: XIII–XV гасырларда Болгар-Казан һәм Алтын Урда мөнәсәбәтләре, XV–XVI гасырларда Казан белән Мәскәү арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләр, Казан шәһәре тарихы, татар тарихчыларына багышланган сәхифәләр, XVI гасырның икенче яртысы – XIX гасырда изелгән халыкларның хөкүмәткә каршы күтәрелешләрендә татарларның тоткан урыны һәм башкалар. Сәлам Хатыйп улы үзенең остазы Евгений Иванович Чернышев кебек, Идел буе төбәге халыкларының тормышын һәрьяклап өйрәнүне дәвам итүче, шул ук вакытта аерым бер төбәкнең рухи, иҗтимагый, икътисади, сәяси тормышындагы төрле вакыйгаларга милли күзлектән караучы сирәк тарихчылардан.

С.Алишев 300 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр, шул исәптән 19 монография һәм китаплар авторы. Аның җитәкчелегендә 3 кандидатлык диссертациясе якланылды. 1996 елда Сәлам Хатыйп улына Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән дәрәҗә бирелде. Ул язган хезмәтләрнең төп өлешен «Рәннур» нәшрияты зур тиражлар белән 2005 («Всё об истории Казани», 20 мең данә), 2010 («Всё об истории татарского народа», 50 мең данә) елларда бастырып чыгарды. Бүгенге көн күзлегеннән караганда бик зур тиражлы әлеге китаплар С.Алишев хезмәтләренең җәмгыятькә кирәкле, халык тарафыннан яратып укыла икәнлекләрен күрсәтә.

2015 елда аның соңгы хезмәте – үз нәселе тарихына багышланган «Галишаһ морза нәселе» дигән зур күләмле тарихи роман-хроника дөнья күрде. Шуннан соң күп тә үтмәде, ул безнең арадан китеп барды.

Илшат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты

«Мәдәни Җомга» газетасының «Галимнәребез» рубрикасында басылып чыкты (№11. 22 март, 2019)

  • Cec5224d2f647762258e7d8f6d1b76e764b7cf26