%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
B48c2c1b76b2b936523b66834c87417fa85e2b3a
В Казани пройдёт Международный научный форум, посвященный 750-летию Золотой Орды (26–28 июня 2019 г.) / Казанда Алтын Урданың 750-еллыгына багышланган Халыкара фәнни форум узачак (26–28 июнь 2019 ел)
19.06.2019

Место проведения: Казань, ул.Батурина, 7А, Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ

В рамках VI Международного Золотоордынского Форума запланированы следующие мероприятия:

Международная научная конференция «Государственность Золотой Орды и татарских ханств: традиции, идеи, новации, кризисы»

Круглый стол «Понятие “татары” в средневековых источниках: историческая судьба имени/термина и его носителей»

Круглый стол «Русский Улус: вопросы подчиненности древнерусских земель в Золотой Орде»

Круглый стол «“Via Tataricа”: Золотая Орда на Великом Шелковом пути»

Круглый стол «Государственная денежная политика и вопросы организации монетного дела и денежного обращения в чингизидских государствах (XIII–XV вв.)»

ПРЕСС-РЕЛИЗ

В Казани пройдёт Международный научный форум, посвященный 750-летию Золотой Орды

26–28 июня 2019 г. в Казани пройдёт VI Международный Золотоордынский форум «Pax Tatarica: генезис и наследие государственности Золотой Орды». Форум объединит более 100 учёных и исследователей из 14 стран. Мероприятие приурочено к празднованию 750-летия Золотой Орды.

Центральным событием форума станет международная конференция «Государственность Золотой Орды и татарских ханств: традиции, идеи, новации, кризисы». В программе конференции 95 докладов учёных-историков, археологов, религиоведов, нумизматов и других исследователей золотоордынской тематики.

Традиционно золотоордынский форум в Казани проходит раз в два года. Впервые он состоялся в 2009 году. После чего форум приобрел известность в мировых научных кругах как крупнейшая дискуссионная площадка для учёных, предмет исследований которых связан с эпохой Золотой Орды. Форум организует Центр исследований Золотой Орды и татарских ханств им. М.А.Усманова Института истории АН РТ.

В этом году в форуме примут участие представители 14 стран. Помимо России, это учёные и исследователи из Болгарии, Великобритании, Венгрии, Египта, Казахстана, Китая, Монголии, Тайваня, Турции, Узбекистана, Украины, Финляндии и Японии. География российских участников охватывает города: Москва, Санкт-Петербург, Казань, Уфа, Астрахань, Магнитогорск, Новосибирск, Тюмень, Ростов-на-Дону, Симферополь, Бахчисарай, Челябинск, Волгоград, Тамбов, Пермь, Воронеж, Улан-Удэ.

Работа конференции начнется с пленарного заседания 26 июня в 10.00 в конференц-зале Института истории им. Ш.Марджани АН РТ. С приветственным словом к участникам обратятся вице-президент Академии наук РТ, директор Института истории АН РТ, д.и.н. Рафаэль Хакимов, руководитель Аппарата Президента РТ Асгат Сафаров, заместитель премьер-министра РТ, министр образования и науки РТ Рафис Бурганов, заместитель премьер-министра РТ Василь Шайхразиев, председатель Комитета Государственного Совета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Разиль Валеев, президент Академии наук РТ, д.ф.-м.н. Мякзюм Салахов и другие.

Параллельно с программой конференции в Институте истории АН РТ пройдут тематические круглые столы. Всего их запланировано четыре. В рамках научных дискуссий, ученые обсудят такие темы как: употребление названия «татары» в средневековых источниках и историческую судьбу его носителей; вопрос подчиненности древнерусских земель в Золотой Орде; золотоордынское влияние на культуру народов на Великом Шелковом пути, а также государственную денежную политику в чингизидских государствах XIII–XV вв.

См. Программу VI Международного Золотоордынский форума

Для представителей СМИ вход на все заседания и круглые столы форума свободный.

Для справки:

Золотая Орда (Улус Джучи, Улуг Урда, Улуг Улус) – государство, с монархической формой правления, оно располагалось в северо-восточной части Евразии. Столица – город Сарай. Население – тюрко-татары. История Золотой Орды начинает свой отсчет с выделения улуса Чингиз-ханом своему старшему сыну Джучи в 1207 году. В 1269 году на курултае чингизидов, в долине Талас (своевременная территория Кыргызстана) чингизиды распределили между собой наследие своего великого предка. Все чингизидские государства, в том числе и Золотая Орда стали независимыми государствами. Государственное образование Золотая Орда для своего времени явилось прообразом глобалистского общества, с богатством культурных традиций и веротерпимостью.

В XV веке году Золотая Орда перестала существовать как самостоятельное государство, распавшись на несколько самостоятельных ханств (Казанское, Крымское, Астраханское, Касимовское, Сибирское ханство, Ногайская и Большая Орда, Казахское ханство, Кумыкские шамхальства).

 ____________________________________
 

Казанда Алтын Урданың 750-еллыгына багышланган Халыкара фәнни форум узачак

2019 елның 26–28 июнендә Казанда “Pax Tatarica: Алтын Урда дәүләтчелегенең генезисы һәм мирасы” исеме астында VI Халыкара Алтын Урда форумы узачак. Форумда 14 илдән килгән йөздән артык галим һәм фәнни хезмәткәр катнашачак. Чара Алтын Урданың 750-еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Форумның төп чараларыннан берсе – “Алтын Урда һәм татар ханлыклары дәүләтчелеге: традицияләр, фикерләр, яңалыклар, кризислар” исемле халыкара конференция. Конференция программасында тарих өлкәсендә эшләүче галимнәр, археологлар, дин белгечләре, нумизматлар һәм башка тикшеренүчеләрнең Алтын Урда тематикасын яктырткан 95 чыгышы каралган.

Алтын Урда форумы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. Беренче мәртәбә ул 2009 елда үткәрелде. Әлеге вакыйгадан соң форум Алтын Урда чорын өйрәнүче галимнәр өчен зур дискуссия мәйданы буларак фәнни даирәләрдә дөньякүләм танылу алды. Форумны ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Г.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге оештыра.

Быел форумда 14 илдән килгән вәкилләр катнашачак. Алар арасында, Россия белгечләреннән тыш, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Мисыр, Казахстан, Кытай, Монголия, Тайвань, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Финляндия һәм Япония галимнәре бар. Шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Әстерхан, Магнитогорск, Новосибирск, Төмән, Ростов-Дон, Симферополь, Бакчасарай, Чиләбе, Волгоград, Тамбов, Пермь, Улан-Удэ, Воронеждан вәкилләр көтелә.

Конференциянең эше 26 июньдә сәгать иртәнге 10.00 да ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында пленар утырыш белән башланып китәчәк. Конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзе белән ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, ТР ФА Ш.Мәрҗани ис.Тарих институты директоры, т.ф.д. Рафаил Хәкимов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР ФА Президенты, ф.-м.ф.д. Мәкъзүм Саләхов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Конференция белән бер үк вакытта ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тематик түгәрәк өстәлләр узачак. План буенча барлыгы дүрт түгәрәк өстәл каралган. Фәнни дискуссия кысаларында галимнәр түбәндәге темалар буенча фикер алышачаклар: “татарлар” атамасының урта гасыр чыганакларында кулланышы һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы; Алтын Урдада борынгы рус җирләренең буйсынганлык мәсьәләләре; Алтын Урданың Бөек Ефәк юлы халыклары мәдәниятенә, шулай ук XIII–XV гасырларда чыңгызи дәүләтләренең дәүләт акча сәясәтенә йогынтысы.

VI Халыкара Алтын Урда форумның Программасын кара.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен форумның барлык утырышларына һәм түгәрәк өстәлләренә керү ирекле.

Мәгълүмат өчен:

Алтын Урда (Җүчи Олысы, Олугъ Урда, Олугъ Олыс) – идарә итүнең монархик формасын кулланган, Евразиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Башкаласы – Сарай шәһәре. Халкы – төрки-татарлар. Алтын Урда тарихы 1207 елда Чыңгыз ханның олы улы Җүчигә аерым олыс бүлеп бирүе белән башланып китә. 1269 елда Талас үзәнендә (хәзерге Кыргызстан территориясе) узган корылтаенда, чыңгызилар бөек бабалары мирасын үзара бүлешәләр. Барлык чыңгызи дәүләтләре, шул исәптән Алтын Урда да, мөстәкыйль дәүләткә әверелә. Милли традицияләр байлыгы һәм дини түземлелек идеяләрен алга сөргән Алтын Урда дәүләте оешу үз вакыты өчен глобалистик җәмгыять үрнәге булды.

XV гасырда Алтын Урда берничә мөстәкыйль ханлыкка (Казан, Кырым, Әстерхан, Касыйм, Себер, Нугай һәм Олы Урда, Казах ханлыгы, Кумык шамхаллыгы) таркалып, мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. 

  • Bb890f1d316e7d15d4c0e19aa52f447e5c415287
  • 86a42728d0fd4e664d77523ed1bc6dbc65e6510d
  • 4c162433bec23e011baa2f70647b8ed786684491