%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
60cc03ac649c57c3ca9902550adea29c0a43fb86
Казан шәһәре Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган «Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» фәнни-гамәли конференциясе (Казан, 27 сентябрь, 2019 ел)
27.09.2019

2019 елның 27 сентябрендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтында Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган «Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Конференциянең оештыручылары: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Апанай мәчете.

Конференция кунакларын сәламләү сүзе белән ТР ФА вице-президенты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимов; Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов; Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар Әхбәр улы Кәрибуллин; Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Рафаил улы Гыйльметдинов; Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының вице-консулы Мурат Ташдемир чыгыш ясады. Конференциядә Апанаевлар нәселе, Апанай мәчете һәм Касыймия мәдрәсәсе тарихына багышланган кызыклы чыгышлар ясалды.

Конференциядә дәрәҗәле кунаклар – Апанаевлар нәселе варислары катнашты, Илүзә Апанаева Тарих институты галимнәренә Апанаевлар гаиләсендә сакланучы кыйммәтле ядкяр – уникаль фотосурәт һәм XIX гасыр ахырында басылган китаплар тупланмасы бүләк итте.

_________________________________________________________

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ

Ш.МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

АПАНАЙ МӘЧЕТЕ

Казан шәһәре Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган

«Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе»

фәнни-гамәли конференция программасы

Казан, 27 сентябрь, 2019 ел

Конференциянең башлану вакыты: 9.30 сәг.

Үткәрү урыны:

Казан шәһәре, Батурин ур. 7А

ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты

Конференциянең эш регламенты:

09:00–09:30 – Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны теркәү.

09:30–11:40 – Пленар утырыш.

12:00–13:00 – Җомга намазы (Апанай мәчете).

13:00–14:00 – Төшке аш (Апанай мәчете).

Чыгыш ясау регламенты:

Конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзе – 3 минут;

Пленар утырышта чыгыш ясау – 12 минутка кадәр.

ПЛЕНАР УТЫРЫШ

9.30–11.40

КОНФЕРЕНЦИЯНЕҢ АЧЫЛЫШЫ

Сәламләүләр

Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе

Закиров Ринат Зиннур улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе

Хамзин Нияз Хәтмулла улы, ТР Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе

Хәкимов Рафаил Сибгат улы, тарих фәннәре докторы, ТР ФА вице-президенты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты директоры

Мурат Ташдемир, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының вице-консулы

АПАНАЙ МӘЧЕТЕ ТУРЫНДА ФИЛЬМ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ

ЧЫГЫШЛАР

Нияз хәзрәт Сабиров, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институты ислам теологиясе кафедрасының доценты, Апанай мәчете имам-хатыйбы

Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе

Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары

Татарларда дини мәгариф системасының формалашуы

Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, тарих фәннәре кандидаты

Апанай кызларының тарихтагы эзләре

Садыйкова Асия Йосыф кызы, физика-математика фәннәре кандидаты, Казан милли тикшеренү технология университеты доценты

Апанаев нәселе варисларының авыр язмышлары

Абдуллина Флюра Галимҗан кызы, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Апанайлар нәселенә бүгенге караш

Салахова Эльмира Кадим кызы, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре

Татар мәгарифе тарихында Касыймия мәдрәсәсе

Гайнанова Миләүшә Рамил кызы, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре

"Һәр милләткә уку кирәк..." (Бертуган Максудиларның милли уку-укыту системасында тоткан урыннары)

Мортазина Ләлә Рәис кызы, педагогика фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре

Касыймия мәдрәсәсе тарихында онытылган исемнәр

Хәйретдинов Айдар Гарифетдин улы, фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре

Муса Бигиевнең “Шәригать исламия назарында мөскират мәсьәләсе” китабы

Надыйрова Хәнифә Габидулла кызы, архитектура докторы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура мирасын һәм нигезләрен реконструкцияләү һәм реставрацияләү кафедрасы мөдире

Апанай мәчете архитектурасы

Хәсәнов Рәүф Йосыф улы, Бөтендөнья татар конгрессының аксакаллар Шурасы рәисе

Дин, милләт, тел

Зәбирова Фәридә Мөхәммәт кызы, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлегенең рәис урынбасары, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты өлкән укытучысы; Хәйбуллина Алия, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты магистры

Иске Татар бистәсенең Кабан арты шәһәр төзелеше яссылыгында Апанай мәчете комплексы формалашу

12:00–13:00 – Җомга намазы (Апанай мәчете).

13:00–14:00 – Төшке аш (Апанай мәчете)

 

  • 4d71d96f98408f5800cbbbbd70953973cba2e782
  • 2fd6a7dd160418bc00e7a4800cd570fcb4e5c0a3
  • 6e3b6813bf4bf6a96525744b7d1124eeeda94096
  • 57808dd5a4f7ba72022949cdb613a98336b635f5
  • 119b9ff6d6e1f04be29aef81365abe57bdcb4545
  • 62cf4a2907003b19c69b5ea1c251b5635fa2cfba
  • 95af79c3e6e88338579eddb56aab27007c90f03e
  • 51ccec5accf84404a8bc0701d8055ed7e3b0c54c
  • 4d0067ff5800c8e4ea59d446dcdbd04450811bea
  • C1a8096bb6e70137bed8f95e3770938fca295f1c