%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
6bb69498b42d881a16d3728680cd5487826da149
2019 елның 21 ноябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Мәрмәрә университетында «Идел-Урал төркиләренең иҗтимагый һәм мәдәни тарихында Рәмиевләр гаиләсенең урыны» дигән темага фәнни конференция булып узды.
27.11.2019

2019 елның 21 ноябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә бертуган Рәмиевләрнең иҗтимагый, иҗади һәм педагогик  эшчәнлекләренә багышланган фәнни конференция булып узды. Анда күренекле татар шагыйре Дәрдемәнднең иҗади мирасы барланды, бертуган Рәмиевләр һәм аларның гаилә әгъзаларының татар сәнгате, мәдәнияте һәм мәгарифе үсешендәге урыны ассызыкланды. Конференция эшендә Төркия, Финляндия, шулай ук Татарстаннан, Башкортстаннан килгән галимнәр катнашты.

Чыгыш ясаучылар арасында Төркиянең күренекле галиме, Рәмиевләр нәселе дәвамчысы Гөнүл Пултар, Хельсинки университетының татар теле һәм мәдәнияте дәресләре лекторы, Финляндия ислам татар җәмәгатенең шәрәфле президенты Окан Дахер, Төркия университетлары галимнәре Ләйсән Шаһин, Рамилә Яруллина-Йылдырым, Чулпан Зарипова-Четин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директор урынбасары Марат Гибатдинов, фәнни хезмәткәр Ләлә Мортазина, Башкорт дәүләт университеты галиме Марат Шәрипов, Анкара университетында белемен арттыручы Ильяс Мифтахов һ.б.лар Рәмиевләр нәселе тарафдарларының тормышына, иҗатына, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлекләренә багышланган чыгышларын тәкъдим иттеләр. Фикер алышуларда Рәмиевләрнең дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган күп санлы нәсел дәвамчылары, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

См. также: http://turkiyat.marmara.edu.tr

  • 4b05d94f6a04f055f5d12a1cfcc877024be96d1f
  • 36a1909e98e6b80d7fff0f9f8177227e36a84e77
  • 5f8116cc1e556f25f338fcab36d97bd616771d56
  • 931743e3240ac75430d5701c3582e757a47a086b
  • 25fe9e4cc6e08b85c504e13a998eb6841fbb82a3
  • 07e9cfd59cd333e3fe4c81b4a728d6dc61fa0ab4
  • 468053fd4e81db7ba4adef0de7c9954f9a6de813
  • E45b5d1420d95be278d1c298b1291079f0dedd24