%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
Ef1eaa91275a134b629d16bd8ebcb8fe6ae3c93a
Күренекле галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең ике китабы дөнья күрде
24.12.2019

Күренекле галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең ике китабы дөнья күрде: «Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән», «Риза казый фәтваләре»

«Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән» дип аталган китабы.

Дәреслек формасында язылган әлеге хезмәттә хәдис терминологиясе аңлатыла, хәдис төрләре, үзенчәлекләре билгеләнә, шулай ук, хәдисләрне җыеп, җыентыклар төзегән шәхесләрнең кыскача тәрҗемәи хәлләре, эшчәнлекләре, хезмәтләре яктыртыла. Китап (Фәхретдин Р. Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән / Басмага әзерләүче А.Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 104 б.) ислам дине һәм тарихы, татар дини мирасы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Һәм икенче китабы төрле дини сорауларга биргән җавапларыннан гыйбарәт булган «Риза казый фәтваләре» исемле китап.

Алар 1908–1917 елларда чыккан «Шура» журналыннан сайлап алынды. Әлеге сораулар хәзерге көндә дә актуальлекләрен югалтмаганнар. Китап (Риза казый фәтваләре / Төз. А.Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 108 б.) дини мирасыбыз һәм милли тарихыбыз белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.